Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Олы Мәңгәрдә Курчак театры

Ошаттыгызмы фотоларны? Курчакларына карап кына торасы килә име?

   Казанга барып карый идек. Балаларга курчак театры да күрсәтәсе килә шул. Тик...Казан ерак, ә бу курчаклар Олы Әтнә белән янәшә генә яшәп яталар икән - Олы Мәңгәрдә! Анда Мәңгәр халык театры бар бит инде дисезме? Безнең бәхеткә, Сезнең бәхеткә, Әтнәләр бәхетенә бар! Театрның режиссеры Рафис Сәләхетдинов @rafis.salaxytdin. Мәңгәр халкын артист итеп бетерде инде. Аларны гына да түгел. Сокланам шушы ир-егеткә. Талант. Фанат. Тәвәккәл. Башына бер уй керсә, бетте. Ул аны эшли. Ул аны күрсәтә. Һәм, әлбәттә, җиңү яулый. Үҗәтлеге булышамы, уңыш аның үзенә ияреп йөри. Әтнә техникумы @atnyasht. каршында "Яшьлек" театр студиясе оештырды. Аларның бер-бер артлы җиңү яулауларын, күп бәйгеләрдә катнашканын язып бардым. Ни кызганыч, үзләренә җитәрлек акча эшләп барсалар да, шушы студияне студент-артистларны нәүмиз итеп, мең төрле сәбәп табып бетерделәр. Рафис кебекләрне халык яратып "эт каешы" дип тә әйтә. Туфан аганың "Әлдермештән Әлмәндәр"ен халык театрлары арасында беренче булып сәхнәгә куйган бу ир заты Мәңгәр халык театры каршында курчак театры оештыру уе белән яна башлады. "Бу тирәдә андый театр юк, ә ул булырга тиеш," имеш. Тиешләр күп тә бит. Ай-һай, дидем. Һәм менә...- курчаклар! Максатына бара торган юлны үзе яра белә ул. Сөйләшә, күндерә белә. "Әкият" курчак театры репертуардан төшергән ике спектаклен бүләк итте. Илгиз Зәйни белән сөйләштек..."- ди. Рәхмәт аларга. Ә Рафис инде артистлары белән эшкә чумган. "Олылар белән дә уйныйбыз, балалар белән дә...", ди. Ярый олы артистлары булсын да ди, "...ә балаларны кайдан табарсың", - дим. "15 бала йөри өйрәнергә. Артист буласылары килә,"- ди Рафис. Менә сиңа авыл, менә сиңа балалар!...- әйләнә дөнья, әйләнә. Әйләндерүчесе - талант иясе - Олы Мәңгәр халык театры режиссеры Рафис Рәис улы Сәләхетдинов. Җырчы, баянчы да әле ул. Бер дигән егетләрнең әтисе дә. Горурланам үзе белән. Уңышлар сиңа, Рафис. Татарның синең кебек егетләре күп булсын иде

Автор : Сурия Мингатина

Чыганак:https://www.instagram.com/mingatinasuriia/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев