Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Олы Мәңгәрнең авыл җанлы язучысы

Олы Мәңгәр авылы мәдәният йорты газетабыз хәбәрчесе турында үз сайтында түбәндәгеләрне хәбәр итә.

Фотода Олы Мәңгәр авылында пар, үрнәк, тырыш, уңган, бәхетле гаилә булып 53 ел бергә гомер итүче Шакиров Илсур абый һәм Илсөяр апа гаиләсе.

Алар бүгенге көндә уллары Алмаз, киленнәре Резеда һәм 3 оныклары белән бик матур гомер кичерәләр. Илсур абый Шакировның Олы Мәңгәр тарихы турында 2 китабы дөнья күрде. Беренчесе - "Авылым Олы Мәңгәр" булса, икенчесе - "Меңнәр иле Олы Мәңгәр".
Илсур абый - авыл җанлы язучы. Олы Мәңгәр авылының тарихын чыгару өчен янып-көеп йөрүче. Шул ук вакытта мәкаләләр һәм шигырьләр яза.
Акыллы, кешелекле, кечелекле, аек карашлы, үз сүзен әйтә белүче, гадел, олы йөрәкле булган Илсур абыйны без хөрмәт итәбез һәм аның белән нык горурланабыз!

Фотолар да Олы Мәңгәр мәдәният йорты сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев