Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Олы Әтнәдә чүп җыю көннәре үзгәрде

Бу хәбәр хакында газетаның сайты һәм социаль челтәрләрендә язып чыккан идек.

Тик бөтен кеше дә интернетта утырмауны исәпкә алып, газета битләрендә дә язып үтәргә кирәктер дип уйладык.
Район үзәге Олы Әтнәдә хәзер чүп – чәршәмбе һәм якшәмбе көннәрендә җыела торган була. Дүшәмбе белән җомга көнне чүп җыю машинасы кайтмаячак. Шуңа күрә урам чатларына капчыклы-капчыклы чүпләрне чыгарып куймасагыз иде. Чәршәмбе көнгә кадәр аларны карга һәм эт таратып бетерәчәк. Инде бу ямьсез күренештән арына башлаган да кебек идек. Чисталыкны, матурлыкны саклыйк. Шулай ук капка алдындагы печәнне дә вакытында чабып алырга тырышыйк.
Оешма хезмәткәрләре килгәнен көтеп ятмыйк, җәмәгать.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев