Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Олы Бәрәзә авылында яшәүче әтиебез Сабиров Мансур Рәхимҗан улының 1 гыйнвар көнне 80 яшьлек юбилее, шулай ук әниебез Сабирова Суфия Хәли кызының да 6 гыйнварда туган көне.

Әти белән өйнең нигезе нык, табыны да һәрчак түгәрәк диләр. Без ныклы нигезле, түгәрәк табынлы өйдә үсеп, олы тормышка аяк бастык. Син безнең өчен һәрчак, һәръяклап яшәү үрнәге. Сабыр холыклы, киң күңелле, тырышлыгы белән күпләрнең ихтирамын яулаган олы җанлы әтиебезне бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз. Кадерле әтиебез! Без синең һәрвакыт...

Әти белән өйнең нигезе нык, табыны да һәрчак түгәрәк диләр. Без ныклы нигезле, түгәрәк табынлы өйдә үсеп, олы тормышка аяк бастык. Син безнең өчен һәрчак, һәръяклап яшәү үрнәге. Сабыр холыклы, киң күңелле, тырышлыгы белән күпләрнең ихтирамын яулаган олы җанлы әтиебезне бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз.
Кадерле әтиебез! Без синең һәрвакыт көр күңелле, сәламәт һәм бәхетле булуыңны телибез. Безгә яхшы тәрбия биргәнең, эшкә өйрәткәнең өчен рәхмәт сиңа. Безнең шатлыкларга куанып, әни белән тигез гомер кичерегез.
Ярый, әти, син бар әле -
Таяныч син, терәк син.
Җиңел чакта без дә батыр,
Авыр чакта кирәк син.
Каушабырак калсак кайчак,
Киртәләр тирәсендә,
Җитә бер җылы сүзең дә,
Җитә бер киңәшең дә.
Рәхмәт, әти. Бу дөньяда
Булганың өчен рәхмәт.
Безне саклап-яклап торган
Кулларың өчен рәхмәт.
Иң изге теләкләр белән әниебез, балаларың
Илсур-Миләүшә, Таһир-Гөлназ, Илзирә-Фәрит,
Айрат-Фирая, оныкларың, киленнәрең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев