Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Олы Мәңгәр авылы сәүдәгәрләре - Бакировлар Ташкент һәм Троицк ш шәһәрләрендә

Олы Мәңгәр авылында сакланып калган ярымҗимерек хәлдәге элек шул авылның сәүдәгәре Вәли Бакиров төзетеп яшәгән дип саналган йорт турында шул ук авылның тыңгысыз укытучы - пенсионеры Илсур абый Шакировның берничә мәкаләсе район һәм республика газеталарында басылып чыккан иде. Соңгы мәкаләләрендә Илсур абый Вәли Бакировның йортының астарак салынган булганлыгы турында да...

Олы Мәңгәр авылында сакланып калган ярымҗимерек хәлдәге элек шул авылның сәүдәгәре Вәли Бакиров төзетеп яшәгән дип саналган йорт турында шул ук авылның тыңгысыз укытучы - пенсионеры Илсур абый Шакировның берничә мәкаләсе район һәм республика газеталарында басылып чыккан иде.

Соңгы мәкаләләрендә Илсур абый Вәли Бакировның йортының астарак салынган булганлыгы турында да язган иде. Олы Әтнә авылы музеенда хәзерге йортның һәм астарак шундый ук, чардак тәрәзәләре генә икенче төрле булган йортның фотографиясе бар, рәсемдә Олы Мәңгәр авылының бер төркем колхозчылары да бар. Мин Казан шәһәрендәге Милли архивта Олы Мәңгәр авылы имам-муллалары язган метрикаларның күп өлешен тәрҗемә иттем һәм Габделвәли Габделхәким улы Бакировның авылның 2 - түбән мәхәлләсендә аның туган һәм вафат булган балалары, хатыны Гафифә метрикаларда күрсәтелүе, аның Ташкент купецы булуы да язылганлыгы турында, шул ук мәхәлләдә 1898 - елда Ташкент купецы Әхмәдҗан Халид улы Бакировның кызы Бибимәфтуханың 41 яшендә чехоткадан үлүен язып чыккан идем. Өстә тасвирланган ике йорт шул ике сәүдәгәрнеке булса кирәк. Мулла аларны "купис" дип язган.

Милли архивта сораган күп кенә кешеләргә кирәкле метрикаларын укып бирергә туры килә, чөнки ул метрикаларны яхшы укучылар сирәк. Ахунов фамилияле бер кеше, метрикаларын укып биргәч һәм минем Олы Әтнәдә яшәгәнне белгәч, 2002 - елда Троицк шәһәрендә рус телендә басылган " Историю оставить народу своему" дигән китап бүләк итте. Ул китапта шул шәһәрнең мәчетләре, андагы дин әһелләре турында һәм шәһәрдә сәүдә иткән морза Яушевлар , Олы Мәңгәр авылыннан чыккан Бакировлар, башка күренекле шәхесләр турында мәкаләләр бар. Мин Бакировлар турындагы мәкаләнең кыскача тәрҗемәсен бирәм.

Троицк шәһәрендә берничә семья Бакировлар - Шакирҗан, Мөхәммәдҗан, Латыйф һәм Габдулла - семья башлыклары яшәгәннәр. Шакирҗанның Троицкка кайчан килүе мәглүм түгел, аңа кадәр ул Казаннан Сәмәрканд һәм Ташкент шәһәрләренә кәрәваннар белән йөргән, соңыннан Ташкент белән Троицкта төпләнгән. Аның Ташкент шәһәре читендә бик зур мамык һәм җимешләр игү кырлары, семьясында ике кызы, дүрт улы булган. булган. Закирҗан исемле улы семьясы белән Казанда яшәгән.

Мөхәммәдҗан Бакировның да абыйсыныкы кебек зур мамык, ңимеш кырлары булган, Троциктагы зур ике катлы йортын революциядән соң зур налог салып хуҗаларын чыгып китәргә мәҗбүр иткәннәр, күп коммуналь бүлмәләргә бүлгәләгәннәр.Улы Сабирҗанның кызы Мәрям Габдулла Бакировның улы Габделвәлигә кияүгә чыккан.

1 - гилдия купе Габдулла Бакиров башта мануфактура белән Урта Азияга, Кытайга йөргән,Троицкта Яушевлар пассажы каршында ике катлы кибет салдырган, Кустанай,Тургай шәһәрләрендә дә кибетләр төзеткән.1902 -елда ул үлгән, эшен олы улы Габделлатыйф

дәвам иткән, анысы 1908 -елда ул да үлгәч кече улы Габделвәли эшкә керешкән.Революциядән соң Бакировлар читкә китмәгәннәр, дачаларында санаторий ачып кымыз белән кешеләрне дәвалаганнар.Габделвәлине байлыкка омтылуда гаепләп тиздән кулга алалар, соңрак гаепсез санап иреккә чыгаралар.НЭП вакытында ул Тубән базарда кибет ача, абыйсы Габделлатыйфның улы Муллаәхмәт исеменә патент алып сәүдә итә. 1928 -елда аның кибетен Совет власте тартып ала, үзен төрмәгә утырталар. Муллаәхмәдне семьясы белән себергә сөрәләр.18 - апрелдә Габделвәлинең хатыны Мәрьям 37 яшендә үлә, 4 -майда ул төрмәдә ачынып шигри юлларан торган хат язып Әсма исемле түтәенә юллый. Шигырь китапта рус теленә тәрҗемә итеп басылган. Ул яңадан акланып иреккә чыга, балалары янына Ташкентка китеп дәүләт кибетләрендә мөдир булып эшли. Балалары Казан шәһәренә укырга киткәч, алар артыннан китә. 1 -2 айдан, 1937 - елда аны ялган донос буенча кулга алалар һәм атып үтерәләр. Кызы Мөнәвәрә врач була, ике улы Искәндәр һәм Закир инженерлар. Өчесе дә Бөек Ватан сугышында катнашалар. Кызы Мөнәвәрә 1956 -елда гына атасының акланганлыгы турында рәсми кәгазь ала. Муллаәхмәт сөргеннән кайткач Казанда бухгалтер булып эшли, энесе Габделхәмит геолог, дөньяга танылган фән докторы, профессор була. Искәндәр белән Закирның балалары да югары белем алып төрле җаваплы урыннарда эшлиләр. Мөнәвәрә ханым 1991 елда "Вперед" газетасында болай дип яза: Безне, Бакировларны, язмыш илнең төрле төбәкләренә таратты, без туган шәһәребез Троицкка һәрвакыт чиксез мәхәббәт хисе тоеп яшибез, анда тууыбыз белән горурланабыз...Кызганычка каршы, без Троицкта, туган шәһәребездә тынычлап, кешечә гомер юлын үтә алмадык."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев