Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Олы Мәңгәр әбиләре спортны да үз итә

Олы Мәңгәр өлкәннәренең "Асылташ" клубы әбиләренең уңган- булганлыгына исләрең китәрлек. Авыл китапханәсендә җыелыш әңгәмәләр үткәрергә дә, музейларга сәяхәткә чыгарга да, ялт иттереп концерт куярга да өлгерә ала. Ә бит һәркайсының өйләрендә мал- туары, бала- чагасы, дигәндәй. Инде менә скандинав йөрүенә чын- чынлап тотынганнар. Дөрес, бу спорт төре белән шөгыльләнүчеләр авылда...

Олы Мәңгәр өлкәннәренең "Асылташ" клубы әбиләренең уңган- булганлыгына исләрең китәрлек.

Авыл китапханәсендә җыелыш әңгәмәләр үткәрергә дә, музейларга сәяхәткә чыгарга да, ялт иттереп концерт куярга да өлгерә ала. Ә бит һәркайсының өйләрендә мал- туары, бала- чагасы, дигәндәй. Инде менә скандинав йөрүенә чын- чынлап тотынганнар. Дөрес, бу спорт төре белән шөгыльләнүчеләр авылда электән бар иде инде. Аның серләренә ныграк төшенү өчен танылган чаңгычы, Яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рамил Шәйхиевны да чакырганнар. Ул исә үз чиратында йөргән вакытта ничек итеп дөрес сулыш алырга, аякларны ничек йөртергә кирәклеге турында аңлатты. Бергәләп урам да әйләнделәр. Билгеле, мондый кызыклы очрашуның башында авыл ветераннар советы рәисе Хәлимә Закирова тора. Бу тынгысыз җан - авыл өлкәннәренең тормышын җанландыручы .Өлкән спорт сөючеләр турында ишеткәч, район ветераннар советы рәисе Мингазиз Зиннәтов та читтә калмаган. Үз күзләре белән күреп, спортчыларга дәрт- дәрман биреп китәргә алар янына килгән. Куанычлы хәл- булдыра бит өлкәннәребез. Алар һәрвакыттагыча безгә үрнәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев