Олы Мәңгәр егетләре хоккей уйнаячак
"Әни, миңа коньки кирәк", -ди беркөнне уртанчы улым. "Нәрсәгә ул сиңа, каток юк ич бездә", -дим. "Ба-а-ар", - ди. "Мәктәп янында бер дигән каток эшләделәр, су белән катырасы гына калды". Менә, малай, көн саен Әтнә белән ике арада йөреп, шундый яңалыкны да ишетми калганмын. Кайчандыр мәдәният йорты янында шундыйрак каток...
"Әни, миңа коньки кирәк", -ди беркөнне уртанчы улым. "Нәрсәгә ул сиңа, каток юк ич бездә", -дим.
"Ба-а-ар", - ди. "Мәктәп янында бер дигән каток эшләделәр, су белән катырасы гына калды". Менә, малай, көн саен Әтнә белән ике арада йөреп, шундый яңалыкны да ишетми калганмын. Кайчандыр мәдәният йорты янында шундыйрак каток эшләп, егетләрнең хоккей уйнап йөргәне истә анысы. Әмма анысы инде ватылып, тарихта гына калды. Иренмәдем, мәктәп янына төштем. Элек чүп үләне үсеп утырган зур гына мәйданда чыннан да каток эшләп куйганнар. Башлап йөрүчеләре - авыл яшьләре. Араларыннан аерып Рөстәм Хафизовны атар идем. Грейдер алып кайтып, каток өчен урынны ул әзерләгән. Күрше егете Илназ Хисматуллинны да әйтми калып булмый. Айнур Халиков, Айрат Галиев, Айнул Каримов, Бахтыяр егете Айрат Хәсбиуллин үз акчаларына тимер баганалар алып куйганнар. Күмәк хуҗалыкның ярдәме дә зурдан булган. Каток өчен урынны Габделбәр Әүхәдиев тракторы белән әзерләп, тигезләгән. Рамил Мостафин белән Рамил Мөхәммәтҗанов, Габделбәр Каюмов КаМАЗ белән ташыган грунтны Фәнил Сәфәргалиев төяп торган. Капкаларын сварка белән Илһам Әхмәтҗанов эшләп биргән. Каток кырыйларына ут та куйганнар. Күмәк хуҗалык ярдәме белән алынган әлеге баганалыкларны, утларны, кабельләрне Илназ Рузметов көйләгән. Су сибү өчен 60 метр шланганы да колхоз идарәсе алган. Шәхси машина белән Алмаз Әхмәдиев, сварка белән Рәис Нәзипов, шулай ук авыл егетләре Реваль Йосыпов, Илһам Хәсәновның бу эштә ярдәмнәре зур. Мәктәп укучылары - абыйлы-энеле Радик һәм Инсаф Каримовлар, биредә укып чыккан Ирек Зәйнуллин, Илмир Сабиров, Рәсим Якупов, Булат Муллахмәтов, Рамил Халиков та кулларыннан килгәнчә булышканнар. Шулай булмый ни, спорт белән шөгыльләнер өчен бу бит бер дигән урын. Әнә, Олы Мәңгәр урта мәктәбе укучылары да, физкультура укытучысы Фәрхәт Зиннәтов җитәкчелегендә, "булсын", дип тырышып йөриләр. Югары сыйныф кызлары чыгып, мәйданда кар таптаганнар. Бер кат су сиптереп катырган катокны мин төшкәндә Рамазан Рузметов белән Радик Кәримов кардан чистартып ята иде.
Монда эшлисе эшләр байтак әле. Әйләнә - тирәсенә саклагыч сеткалар алынмаган. Шулай ук катокны чистартып тору өчен көрәкләр дә кирәк булачак. Булышырга теләге булып та, өлгерми калучылар булса - Илназ Хисматуллинга мөрәҗәгать итә алалар.
Күмәк хуҗалык рәисе Айдар Шәрипов, авыл советы җитәкчесе Вәзих Хисматуллин ярдәме белән авылыбыз егетләре бик зур эш башкарып чыкканнар. Һәркем үзе өчен генә яшәгән бу заманда киңәшеп, берләшеп шундый эшләр майтаруларына сокланырлык. Бу тирәдә яшәүчеләр генә аңлап кабул итсеннәр иде. Мәктәп янындагы бәдрәфкә баручы балалар өчен куелган утны инде өч тапкыр бәреп ваткан кебек кыланмаслар дип ышанам. Үзебезгә карата ихтирамлы булуларын теләсәк - бүтәннәргә дә ихтирамлы булыйк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 гыйнвар 2021 - 13:42КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #8 / "Ж" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.1000
-
28 гыйнвар 2021 - 13:10Татарстанда бер атнада кешеләрнең банк хисабыннан якынча 20 млн сум урлыйлар 2020 елда полиция хезмәткәрләре дистанцион караклык белән шөгыльләнүче 713 җинаятьчене тоткарлаган.2800
-
28 гыйнвар 2021 - 12:15Гафур Каюмовның кызы Ләйсән: «Әтинең җанында төер иде. Аннары кичерде. Тынычланды» Ләйсән Каюмова — Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры артисты. Фаҗигале вафат булган танылган драматург, режиссер һәм артист Гафур Каюмовның бердәнбер кызы.5400
-
28 гыйнвар 2021 - 10:15Табиб берьюлы ике битлек киеп йөрүнең зыянын аңлатты Ике битлек киеп йөргән очракта борын тирәсендә углекислый газ җыела башлый.4400
-
28 гыйнвар 2021 - 09:10Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда ковидтан вакцинация нәтиҗәсен ике айдан күрәчәкләр Республика бизнесменнары чикләү шартларында эшләргә өйрәнде, дип билгеләп үтте Президент.5000
-
28 гыйнвар 2021 - 08:30Россия җыелма командасы синхрончылары татар музыкасы астында чыгыш ясый алалар Татьяна Покровская Россия җыелма командасының бер программасын туган телләр һәм Татарстан Республикасының Халык бердәмлеге елына туры китерү тәкъдиме белән чыкты.4600
-
28 гыйнвар 2021 - 08:00Каенсар авылында яшәүче, безнең өчен иң кадерле булган кешеләребезнең берсе, әтиебез Муллагалиев Наил Камил улының 28 гыйнвар көнне гомер бәйрәме – 60 яшьлек юбилее. Гомерең дәфтәренә синең өстәлде тагын бер ел.5500
-
27 гыйнвар 2021 - 19:55Йортка акча килсен, дисәң... Бу эшләрне иртәгә, Ай тулган көнне, башкарып калыгыз!19000
-
27 гыйнвар 2021 - 19:00Роспотребнадзор март аенда коронавирустан авыручылар саны кимиячәген фаразлады Зарарлану статистикасының узган елгы җәй дәрәҗәсенә кадәр кимүе май аенда булырга тиеш.8101
-
27 гыйнвар 2021 - 18:15Татарстан синоптиклары көчле җил, бозлавык һәм томан турында кисәтә Республика территориясендә уртача салкын һәм шул ук вакытта дымлы һава торышы саклана.8000
-
27 гыйнвар 2021 - 16:55«Казан утлары» журналы Марат Кәбировның «Киллер» китабын чыгара Китап февраль аенда сатуга чыгачак.5800
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
16 гыйнвар 2021 - 15:11Иң зур күрсәткеч - Әтнәдә Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының сөт җитештерү һәм сату буенча 15 гыйнвар сводкасында, Әтнә районы элеккечә үк исемлекнең башында.28200
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02Яңа Шашы авыл җирлегенә керүче авылларда балалар мәйданчыклары булдырыла Авыл җирлеге 5 авылны берләштерә, агымдагы елны 4сендә булачак ул.34000
-
13 гыйнвар 2021 - 10:30
-
27 гыйнвар 2021 - 11:00Әтнә район мәктәпләре ашханәсендә ризык сыйфатын тикшерәләрӘлеге минутларда Түбән Көек мәктәбе ашханәсендә тикшерү бара.27300
-
28 гыйнвар 2021 - 08:322400
-
25 гыйнвар 2021 - 15:00Әтнәдә утыз кеше коронавирустан прививка ясаткан Вакцинацияләүнең икенче фазасын 5 кеше үткән.42000
-
25 гыйнвар 2021 - 13:00Исемлектә Әтнә районыда бар Татарстанда эшкә сәләтле яшьтәге кешеләрнең үлеме күрсәткече - 100 мең кешегә 457,5 нисбәтендә.41800
-
25 гыйнвар 2021 - 19:50Коронавирустан соң ис һәм тәм сизүне кайтару ысулы билгеле Ис һәм тәмне кире кайтару өчен махсус күнегүләр ярдәм итә ала.30501
-
27 гыйнвар 2021 - 11:00Әтнә район мәктәпләре ашханәсендә ризык сыйфатын тикшерәләр Әлеге минутларда Түбән Көек мәктәбе ашханәсендә тикшерү бара.27300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика