Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Олы Мәңгәр халык театры авылдашларын бәйрәм белән котлады

Бәйрәм көннәрендә Олы Мәңгәр халык театры районыбызның Күлле Киме һәм Олы Мәңгәр авылы халкына бик матур бүләк ясады. Туфан Миңнуллинның "Ай булмаса, йолдыз бар" спектаклен карау үземә дә насыйп булды. Дөресен генә әйткәндә, минем бу әсәрне бик күп еллар элек караганым бар иде. Шулай булуга карамастан, мәңгәрләрнең бу чыгышына битараф...

Бәйрәм көннәрендә Олы Мәңгәр халык театры районыбызның Күлле Киме һәм Олы Мәңгәр авылы халкына бик матур бүләк ясады.

Туфан Миңнуллинның "Ай булмаса, йолдыз бар" спектаклен карау үземә дә насыйп булды. Дөресен генә әйткәндә, минем бу әсәрне бик күп еллар элек караганым бар иде. Шулай булуга карамастан, мәңгәрләрнең бу чыгышына битараф кала алмадым. Спектакльдә төп рольне башкарган Гөлсинә Шакированың Мәдинәсе күңел кылларын кузгатты, күзләрне яшьләндерде. Әсәр күптән язылса да, анда барган вакыйгалар бүгенге көн белән аваздаш. Туганнар арасында мал бүлешү, гайбәт, хыянәт - бүген дә безнең тормышыбызны ямьсезли торган күренешләр. Шуңа да, алар арасында эчкерсез, самими Мәдинә югалып та калырга тиеш иде кебек. Тик аны сөйгәненең хыянәте дә, хәтта кызының үлеме дә тезләндерми. Һәм аны Гөлсинә Шакирова нәкъ менә шундый итеп уйнады да. Халык театрының яшь артистларыннан берсе- Салават Әхмәтхановның Мирзануры да бик әйбәт килеп чыкты. Гомумән, яшьләрдән шул ук Салаватны, Радик Абдуллин, Айгөл Җиһаншина (Хәмидә),Алтынай Галимованы (Талия) әлеге театрның киләчәге дип күзаллап утырдым. Мондый яшьләрне югалтмаска, талантларына юл ачарга иде. Ә менә Надия Сәфәргалиева (Ания) тамашачыларыбызга күптән таныш. Кызыклы рольләре белән халык мәхәббәтен яулаган кеше ул. Театрның режиссеры Илнур Шакировны (Исхак) да тамашачы сәхнәдә көтеп ала. Күптән түгел халык театрына Надия апа Муллахмәтова (әни) да килеп кушылды. Надия апа Олы Мәңгәрдә туып- үсеп, гомер буе шәһәрдә яшәгән кеше. Лаеклы ялга чыккач, туган нигезенә кайтып төпләнде. Кызы өчен , аның киләчәге өчен борчылучы әни буларак үз роленә туры килеп тора ул. Аны күргәч, күпләр үзләренең газизләрен искә алгандыр. Бу коллективка киләчәктә дә иҗади уңышлар теләп каласы килә. Булдырдыгыз мәңгәрләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев