Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Олы Мәңгәр мәктәбендә ата-аналар җыелышы узды

Олы Мәңгәр урта мәктәбендә быелгы уку елында беренче ата-аналар җыелышы булып узды. Әти-әниләр башта һәр сыйныфта аерым сыйныф җитәкчеләре белән очраштылар. Аннары гомуми җыелышта катнаштылар. Беренче көн тәртибе буенча авыл фельдшеры Раушания Гараева чыгыш ясады. Ул наркоманиянең афәте турында булды. Икенче көн тәртибе буенча информатика укытучысы Илфар Хабибуллинның чыгышын тыңлап...

Олы Мәңгәр урта мәктәбендә быелгы уку елында беренче ата-аналар җыелышы булып узды. Әти-әниләр башта һәр сыйныфта аерым сыйныф җитәкчеләре белән очраштылар. Аннары гомуми җыелышта катнаштылар. Беренче көн тәртибе буенча авыл фельдшеры Раушания Гараева чыгыш ясады. Ул наркоманиянең афәте турында булды. Икенче көн тәртибе буенча информатика укытучысы Илфар Хабибуллинның чыгышын тыңлап уздылар. Ул интернеттан файдалануның куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләп китте. Чирек нәтиҗәләре белән мәктәп дирекциясе таныштырып үтте, беренче чиреккә йомгак ясалды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мактап,