Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Олы Мәңгәр мәктәбендә Белем бәйрәме (фотолар)

Мәгариф Бүгеннән - зур юлга...Табигать никадәр көйсезләнмәсен, көн артыннан көн үтеп, елның һәр фасылы акрын гына үз вакытын белеп, килеп тә җитә. Ничек итсәк иттек, җәйләрне җәйләп, моңсу көзләргә дә аяк бастык. Ә көз бәйрәмнәргә бигрәк тә бай ул. Беренче көненнән бәйрәм белән башлана. Быел исә икеләтә бәйрәм иттек. Белем...

Мәгариф

Бүгеннән - зур юлга...Табигать никадәр көйсезләнмәсен, көн артыннан көн үтеп, елның һәр фасылы акрын гына үз вакытын белеп, килеп тә җитә.

Ничек итсәк иттек, җәйләрне җәйләп, моңсу көзләргә дә аяк бастык. Ә көз бәйрәмнәргә бигрәк тә бай ул. Беренче көненнән бәйрәм белән башлана. Быел исә икеләтә бәйрәм иттек. Белем көне белән Корбан гаете бер көнгә туры килде. Мәчеттән кайткан ирләрне, балаларны коймак белән сыйлаганнан соң, мәктәпкә юл алдык. Нәкъ шигырьдәгечә, мәктәп юлы тоташ чәчәкләрдән генә тора иде ул көнне. Укучылар да мәктәпне сагынганнар, күңелләре күтәренке, кәефләре шат. Ә көне соң, көне... Кояш иртәдән җылы нурларын сипте, әйтерсең, җәй буе җыйган кайнарлыгын шушы изге көннәр өчен генә саклап тоткан.

Олы Мәңгәр урта мәктәбенең бәйрәм чаралары уза торган икенче кат коридоры бу көнне бигрәк тә матур итеп бизәлгән иде. Затлы , матур яңа пәрдәләр, чәчәкләр белән үрелгән махсус арка һәм бөтен җирдә кызыл, сары , ал чәчкәләрдән торган букетлар. Һәм билгеле инде, бәйрәмнең төп бизәкләре - укучылар үзләре. Мәктәп быелгы уку елын яңа директор җитәкчелегендә каршылый. Гөлия Наил кызы Мөхәммәтшина үзе дә шушы мәктәпне тәмалап, югары белем алганнан соң, биредә укытучы булып эшләгән кеше. Мәктәптә белем алучы һәр баланың гаиләсен, нәсел- нәсәбен белә. Белем бирү дәрәҗәсен күтәрү, мәктәпнең элеккеге данын кайтару өстендә нәтиҗәле эш күрсәтер дип өмет баглый аңа авылдашлар.

Бәйрәм чарасында "Мәңгәр" күмәк хуҗалыгы рәисе Айдар Шәрипов, авыл җирлеге башлыгы Вазыйх Хисматуллин, район вәкиле - коммуналь хуҗалык оешмасы җитәкчесе рамил Сәфәров һәм авылның иман йорты булган мәчет әһеле Мәсхүт хаҗи Шакиров катнашып, укучыларга яңа уку елында изге теләкләрен юллады. Елдагыча күмәк хуҗалык идарәсе быел да беренче сыйныфка укырга керүчеләргә күчтәнәч пакетлар тапшырды. Мәчет мөтәвәллиятенең дә мондый тантанада катнашып, укучыларга хәер фатихасын бирүе авылда матур бер традициягә әйләнеп бара. Алар да буш кул белән килмәгән. Беренчеләрнең һәркайсын аерым аркасыннан сөеп, кулларын кысып, җылы сүзләрен әйтеп тапшырды әзерләгән бүләкләрне Мәсхүт хаҗи. Быел беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән унбер беренче сыйныф укучысының чыгышлары да, зуррак сыйныфлар әзерләгән кызыклы тамаша да, җырлар да, нәфис сүзләр дә бик җылы итеп кабул ителде. Динә Якупова белән Дияз Сираҗиев башкарган "Мәңгәр мәктәбе гимны"н да яратып тыңладылар.

Мәктәп бинасын яңгыратып кыңгырау чылтырады. Кемнәр өчендер ул быел беренче тапкыр, ә кемнәр өчендер соңгы уку елы башланганын хәбәр итте ул. Ныклы белем алып, укытучыларны һәм әти-әниләрне сөендереп, илебез, җиребез өчен кирәкле кешеләр булып үссеннәр балаларыбыз. Һәркайсыбыз әнә шундый изге теләктә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев