Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Олы Мәңгәр мәктәбендә - очрашу

«Мәктәбебездә зур очрашу булып узды. Олы Мәңгәр авылында туып үскән, вертолетчы һөнәрен үзләштергәч хезмэт юлын төрле илләрдә дәвам итеп, хәзерге вакытта Алма-Ата шәһәрендә яшәп үзенең тормышы турында "Очыш биеклеге" дип исемләнгән китап язучы якташыбыз Шакиров Мәхмүт Закир улы белән очраштык", - дип яза "Отдел образования Атнинского района" сайтында Олы Мәңгәр...

«Мәктәбебездә зур очрашу булып узды. Олы Мәңгәр авылында туып үскән, вертолетчы һөнәрен үзләштергәч хезмэт юлын төрле илләрдә дәвам итеп, хәзерге вакытта Алма-Ата шәһәрендә яшәп үзенең тормышы турында "Очыш биеклеге" дип исемләнгән китап язучы якташыбыз Шакиров Мәхмүт Закир улы белән очраштык", - дип яза "Отдел образования Атнинского района" сайтында Олы Мәңгәр мәктәбе директоры урынбасары Сылу Зарипова.

Биредә авторның кызы - филология һәм социология фәннәре бунча кандидат Светлана, китапның төп редакторы - Ләйсән Гайтовна һәм аның тормыш иптәше, журналист Ситдиков Әнвәр Әзһәр улы, авылыбыз язучылары Шакиров Илсур абый һәм Закиров Рәүфҗан абый, «Мәңгәр» җитештерүче авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе Айдар Габделбәр улы да катнашкан. «Эчтәлекле очрашудан һәрбер укучы һәм килгән кунакларыбыз зур тәэсир белән таралышты», - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев