Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Олы Мәңгәр сугышчысы табылган

Санкт-Петербург шәһәренең эзтабарлар отряды чираттагы эзләнүләр вакытында Олы Мәңгәр авылыннан булган сугышчы мәетен табалар. "Әлеге эзләүчеләр отряды Казанга хәбәр итеп, әлеге мәгълүматны безгә җиткерделәр. Бу 1910 елгы Мортазин Хәсән Мортаза улы. Әтнә хәрби комиссариатыннан Бөек Ватан сугышына киткән. Бүгенге көндә кызы Әлфия, 1933 елгы һәм Фәниясе 1936 елгы исәннәр. Алар...

Санкт-Петербург шәһәренең эзтабарлар отряды чираттагы эзләнүләр вакытында Олы Мәңгәр авылыннан булган сугышчы мәетен табалар. "Әлеге эзләүчеләр отряды Казанга хәбәр итеп, әлеге мәгълүматны безгә җиткерделәр. Бу 1910 елгы Мортазин Хәсән Мортаза улы. Әтнә хәрби комиссариатыннан Бөек Ватан сугышына киткән. Бүгенге көндә кызы Әлфия, 1933 елгы һәм Фәниясе 1936 елгы исәннәр. Алар белән элемтәгә чыгабыз. Аннары сугышчылар яткан окопка снаряд төшеп, һәлак булганнар. Хәсән офицер булган дигән хәбәр дә бар. Чөнки каешы, шикеле янында пистолетта табылган. Медальонына хатыны Гарифә, кызы Әлфия исемен күрсәтеп, Олы Мәңгәр авылы дип язган, диләр", - дип хәбәр итте безгә Олы Мәңгәр авылы җирлеге башлыгы Вәзыйх Хисмәтуллин. Әлеге вакыйга турында тулырак киләсе саннарда язарбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев