Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Олы Мәңгәрдә "Асылташ" клубы эшен дәвам итә

Авыл өлкәннәренең "Асылташ" клубына йөрүчеләр кабат авыл китапханәсенә җыелды. Әле күптән түгел генә булып узган әниләр көнен билгеләп узу иде аларның максаты. Гадәттәгечә, Корьән сүрәләре белән башланып киткән кичәне тарихчы авылдашыбыз Люция апа Мәгъсүмованың чыгышы дәвам итте. Ул әниләрнең кадере турында сүрәләрдән өзекләр укыды. Шулай ук Нух пайгамбәр турында белгәннәре...

Авыл өлкәннәренең "Асылташ" клубына йөрүчеләр кабат авыл китапханәсенә җыелды. Әле күптән түгел генә булып узган әниләр көнен билгеләп узу иде аларның максаты. Гадәттәгечә, Корьән сүрәләре белән башланып киткән кичәне тарихчы авылдашыбыз Люция апа Мәгъсүмованың чыгышы дәвам итте. Ул әниләрнең кадере турында сүрәләрдән өзекләр укыды. Шулай ук Нух пайгамбәр турында белгәннәре белән уртаклашты. Кичәнең кунаклары үзләре дә әниләр турында шигырьләр укыдылар. Очрашу чәй өстәле артында дәвам итте.

Шунысы да игътибарга лаек, авыл әбиләре мондый кичәләрдә бик теләп катнаша. Сиксәненче дистәне ваклаган Мәүлидә апа Әүхадиева да әнә, " Очрашуны көтеп алабыз", - ди. "Биредә тормыш мәшәкатьләреннән арынып торабыз, күңел күтәренкелеге, яшәү рухы белән канатланабыз" диючеләр дә байтак. Авыл ветераннар советы рәисе Хәлимә апа Закирова, китапханәче Гөлшат Гарифҗанова исеменә әйтелгән җылы сүзләрнең берничәсе генә бу. Ә аларның киләчәккә дә бик матур планнары юк түгел. Анысын да күрергә насыйп булса иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев