Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Олы Мәңгәрдә Халык театры бәйрәм ясый

Ниләр генә уйлап тапмыйлар да, ничек кенә сәбәбенә керешмиләр. 23 февраль Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, Олы Мәңгәр халык театры үзенең призына үз җирлегендә хоккей ярышы үткәрә бүген. Хоккей гынамы соң, халыкка бәйрәм ясый. Шашлыгы пешеп тора, аниматорлары ял итәргә килгән халыкның күңелен ача. Кыскасы, спортның бу төре белән җенләнгәннәр хоккей...

Ниләр генә уйлап тапмыйлар да, ничек кенә сәбәбенә керешмиләр. 23 февраль Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, Олы Мәңгәр халык театры үзенең призына үз җирлегендә хоккей ярышы үткәрә бүген.

Хоккей гынамы соң, халыкка бәйрәм ясый. Шашлыгы пешеп тора, аниматорлары ял итәргә килгән халыкның күңелен ача. Кыскасы, спортның бу төре белән җенләнгәннәр хоккей уеннарын карый, теләгән шашлык ашый, теләгән аниматорлар белән фотога төшә. Олы Мәңгәрнең мәктәп яны шау-гөр килә.

Бәйрәмдә бәйрәм ясаучыларга рәхмәттән башка сүз юк, "Театрыбыз коллективы яшәсен", диләр ял итүчеләр. Әлеге чараны оештыручы Олы Мәңгәр халык театры режиссеры Рафис Сәләхетдинов, мәдәният хезмәткәрләре игътибар үзәгендә. Җор сүз, уен-көлке... Теләгәндә әллә ниләр эшләп була шул.

Ә бүген кич район халкын ял иттерәчәк алар, Әтнә дәүләт театры бинасында Олы Мәңгәр халык театры коллективы Т.Миңнуллинның "Саташу" әсәрен сәхнәләштереп, спектакль куячаклар. Бәйрәм икән бәйрәм, карарга килергә онытмагыз.

Җиңүчеләргә - кубоклар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев