Олы Мәңгәрдә – "Иң оста язучы"
Хәзер китап аз укыла. Русия президенты В.В. Путин да халыкның, бигрәк тә яшьләрнең, китап белән кызыксынуының кимүен танырга мәҗбүр. Кайчандыр дөньяда иң күп китап укуы белән мактанган Русиядә китап укучылар саны кискен кимеп бара. Ә бит китап кешенең дөньяга карашын киңәйтә, аның фикерләү сәләтен үстерә, аны дөрес итеп әдәби телдә...
Хәзер китап аз укыла.
Русия президенты В.В. Путин да халыкның, бигрәк тә яшьләрнең, китап белән кызыксынуының кимүен танырга мәҗбүр. Кайчандыр дөньяда иң күп китап укуы белән мактанган Русиядә китап укучылар саны кискен кимеп бара. Ә бит китап кешенең дөньяга карашын киңәйтә, аның фикерләү сәләтен үстерә, аны дөрес итеп әдәби телдә сөйләргә өйрәтә. Китапны бернинди техник чаралар да, радио, телевидение, интернет та алмаштыра алмый.
Китап уку шәһәрдә генә түгел, авылда да кимеп бара. Шуңа күрә яшьләрне китап укырга җәлеп итү (мәҗбүр итеп булмый) мәктәп укытучыларыннан, мәктәп һәм авыл китапханәчеләреннән зур хезмәт, эзләнү, төрле чаралар үткәрүне таләп итә. Шундый чараларның берсе авыл китапханәсе мөдире Гарифҗанова Гөлшат инициативасы, аның тырышлыгы белән үткәрелгән "Үзем ясаган китап" бәйгесенә йомгак ясау кичәсе буларак, 27 ноябрь көнне Олы Мәңгәр мәктәбендә үтте. Бәйгенең максаты укучыларда китапка карата мәхәббәт уяту, талантлы укучыларны барлау иде. Бәйгегә 1 - 7 сыйныф укучылары тартылды. Балалар туган авылга, аның табигатенә багышланган, үз иҗатлары белән, матур итеп бизәлгән, үз куллары белән 5-12 биттән торган китаплар эшләргә тиешләр иде. Кичәдә китап тарихы, китап укуның әһәмияте турында чыгышлар тыңланды, укучылар иҗат иткән китапларга йомгак ясалды. Олы Мәңгәр авыл башкарма комитеты рәисе Хисиатуллин В, китапханә мөдире Гарифҗанова Г, "Әтнә таңы" газетасы хәбәрчесе Шакиров И. Катнашындагы жюри иң яхшы 8укучыны сайлап алды. Яковлева Д, Зиннәтова Л. (3 нче сыйныф), Вәлиева Н. (4 нче сыйныф) кызыксындыру бүләгенә лаек булдылар, Шакиров Р. (5 нче сыйныф) "Иң тарихи китап", Әхмәдиев Г. (5 нче сыйныф) "Иң матур шигырьләр", Фазлыева З. (2 нче сыйныф) "Нәни шагыйрә", Шәрәфиева Э.(5 нче сыйныф) "Иң бизәлешле китап", Мусин М.(5 нче сыйныф) "Иң оста язучы" номинацияләрендә җиңеп грамоталар, кыйммәтле истәлек бүләкләре белән бүләкләнделәр. Кичә нәтиҗәле булды. Ел саен Олы Мәңгәрдә 9 май көнне Җиңү бәйрәмендә авыл җирлегендә иҗат итүче яшьләргә һәм олыларга авылыбыз шагыйре Вильдан Мәхмүт исемендәге премияләр бирелүен дә исәпкә алсак, авылда иҗатка, китапка мәхәббәт тәрбияләнә дип әйтергә тулы нигез бар.
.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
16 гыйнвар 2021 - 12:30Кайсы бер гамәл өчен 80 еллык гөнаһлар кичерелә? Аллаһы Тәгалә Коръәндә адәм баласын «онытучан», «көчсез» дип атый. Димәк безгә барыбызга да ХАТАЛАНУ сыйфаты хас.2700
-
16 гыйнвар 2021 - 11:10Ничә градус салкын булганда балалар мәктәпкә бармый һәм физкультурада урамга чыкмый? Һава торышы салкын булганда мәктәп расписаниеләренә үзгәрешләр кертелә.2800
-
16 гыйнвар 2021 - 08:00Татарстан укучыларын киберкуркынычсызлык буенча бушлай укуга чакыралар Халыкара компетенцияләр үзәге-Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы «IT-Cube» балалар иҗат үзәгендә «Кибергигиена һәм зур мәгълүматлар белән эшләү»дигән бушлай курска гаризалар кабул итү башлануы турында игълан итә.4000
-
15 гыйнвар 2021 - 21:00Россиядә яшәүчеләрне кәрәзле элемтәгә бәя артуы турында кисәттеләр Бәя арту, коронавирус сәбәпле, операторларга чыгымнарын арттырырга туры килү белән аңлатыла.10100
-
15 гыйнвар 2021 - 19:30Чәй эчәргә җиңел генә әзерләнә торган тәмлүшкә Кирәкле әйберләр: 1) слоеный камыр, 2) 2 йомырка, 3) 50 гр песок, 4) чеметем тоз, ванилин, сах.пудра, 5) фольга7600
-
15 гыйнвар 2021 - 18:09Татарстан Хезмәт министрлыгы: Һәр эшсезгә бер эш урыны тәкъдим итә алабыз Безнең төбәктә эшсезлекнең иң югары ноктасы узган елның сентябренә туры килде.7400
-
15 гыйнвар 2021 - 17:05Арчадагы «Ак Барс» агрокомлексында туберкулез табылган дүрт мең баш мал сугымга китә «Ак Барс» агрокомплексы районның иң зур хуҗалыкларының берсе булып санала.11500
-
15 гыйнвар 2021 - 16:10Өшегән ир белән хатынны коткарганнар Коткаручылар, кешеләр автомобильдә җылынгач, ватылган машиналарын «Рәхмәт» кафесына кадәр эвакуацияләргә ярдәм иткән.15000
-
15 гыйнвар 2021 - 14:45КФУ профессоры: татар телендә 7 миллионга якын кеше сөйләшә Күпчелек татар телен көнкүреш дәрәҗәсендә генә белә.5200
-
15 гыйнвар 2021 - 14:20Олы Әтнәдә - "Ел укытучысы- 2021" бәйгесе уза Хәзерге минутларда Олы Әтнәдә "Ел укытучысы - 2021" бәйгесе уза.24801
-
15 гыйнвар 2021 - 12:00Коронавирус инфекциясенә каршы вакцина кадату башланды Әтнә шифаханәсе яңа типтагы коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация үткәрү турында игълан итә.10300
-
15 гыйнвар 2021 - 11:14Иң күп протокол - маска өчен "Узган ел балигъ булмаганнар катнашында закон бозулар буенча төзелгән административ протоколларның иң күбесе - маскасыз булган өчен төзелгән", - дип хәбәр итә район балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе сәркатибе Найлә Баһаветдинова.12900
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
22 декабрь 2020 - 14:15Хәбибуллин Рәзил, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:12Хайруллин Ринат, 6 яшь
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02Яңа Шашы авыл җирлегенә керүче авылларда балалар мәйданчыклары булдырыла Авыл җирлеге 5 авылны берләштерә, агымдагы елны 4сендә булачак ул.24000
-
11 гыйнвар 2021 - 18:10Уҗымнарга бәйле вәзгыять Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы контролендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан җирләрнең һәм көзге культураларның уңдырышлылыгын, шулай ук кышкы чорда күпьеллык үләннәрнең сакланышына зур игътибар бирелә.20200
-
13 гыйнвар 2021 - 10:30
-
16 гыйнвар 2021 - 09:10Коронавируска вакцина ясаттыгызмы?Алган мәгълүматларга караганда, 10 райондашыбыз коронавируска каршы вакцина ясатты. Бу хакта район хастаханәсенең баш табиб урынбасары Гөлия Мифтахетдинова хәбәр итте.5200
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.68000
-
14 гыйнвар 2021 - 14:00"Әтнә таңы" баш мөхәррире Рәхмәт хатына ия булды "Әтнә таңы" газетасы баш мөхәррире Мөхәмәдҗанова Гөлнар Равил кызына Фәрит Мөхәммәтшин Рәхмәт хаты тапшырды.25701
-
15 гыйнвар 2021 - 14:20Олы Әтнәдә - "Ел укытучысы- 2021" бәйгесе уза Хәзерге минутларда Олы Әтнәдә "Ел укытучысы - 2021" бәйгесе уза.24801
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика