Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Олы Өшкәтәдә – Корбан ашы

"Күпчелегебез өлкәннәр, "Быелгы корбан ашыннан авыз итә алмам инде", дип уйлаучылар да күп булгандыр. Ходай ташламаса, бәндә ташламый. 15 октябрь көнне үзебездә кибет тотучы авылдашыбыз Расих Мәгъсүмов, Казаннан кайткан якташыбыз Илсур Шәйхиев корбан чалдырып, икесе бергәләп мәчетебездә авылдашларны җыйнап корбан ашы уздырдылар. Җылы мәчетебездә авылдашыбыз, район мәчетенең имам хатыйбы Наил...

"Күпчелегебез өлкәннәр, "Быелгы корбан ашыннан авыз итә алмам инде", дип уйлаучылар да күп булгандыр. Ходай ташламаса, бәндә ташламый. 15 октябрь көнне үзебездә кибет тотучы авылдашыбыз Расих Мәгъсүмов, Казаннан кайткан якташыбыз Илсур Шәйхиев корбан чалдырып, икесе бергәләп мәчетебездә авылдашларны җыйнап корбан ашы уздырдылар. Җылы мәчетебездә авылдашыбыз, район мәчетенең имам хатыйбы Наил Сәгъдиев бик эчтәлекле итеп вәгазь укыды. Гөлфирә, Әхмәт Вәлиуллиннар гаиләсе бик тәмле һәм яхшы итеп ашлар пешереп, табын әзерләделәр. Без бик канәгать калдык. Ходай чалган корбаннарын кабул итсен, теләкләре тормышка ашысын, үзләрен Ходай ярдәменнән ташламасын",- дип хәбәр итте Өшкәтә авылыннан Наҗия Җәләлова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев