Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Олы Әтнә авылында гомер кичерүче Марзия әби Ходай Тәгаләдән гомер сорый

Олы Әтнә авылында гомер кичерүче Марзия әбекәй Шәйхиева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. "90 яшемә дә җиттем бит", дип каршы алды Марзия әби үзен котларга килгән кунакларны. "Бик күпне күрдем, бик күпләрне бакыйлыкка озаттым. Ходаем әрвахларга догачы буларак та, яшәтсәң иде мине димен", - диде ул. Биш вакыт намазын калдырмаучы,...

Олы Әтнә авылында гомер кичерүче Марзия әбекәй Шәйхиева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

"90 яшемә дә җиттем бит", дип каршы алды Марзия әби үзен котларга килгән кунакларны. "Бик күпне күрдем, бик күпләрне бакыйлыкка озаттым. Ходаем әрвахларга догачы буларак та, яшәтсәң иде мине димен", - диде ул. Биш вакыт намазын калдырмаучы, тормыш иптәшен, ике баласын бакыйлыкка озаткан Марзия әби бердәнбер улы, оныклары, якыннары, күршеләре хәер-фатихасында гомер кичерә. Севастополь шәһәрендә гомер итүче улы Ринат, әнисе янына кайта алмаса да, аңа сәламнәрен видеоязма аша юллады. Марзия әби улының котлауларын кабул иткәндә:

- И, улым, минем яныма кайтып киткән бер аеңны 11 ай көтәм бит мин, - дип куйды.

Марзия әбекәй 1941 елда җиде классны тәмамлагач, фермага бозау караучы булып эшкә килә. Яңа Шашы авылында "Трактор" колхозында эшли башлый. 1942 елдан кассир-сәркатип һәм башка хезмәтләргә билгелиләр үзен. 1945 елда яшҗ кыз бала Марзияне бригадир итеп куялар.

- Сугыштан соң еллар. Бөтен эш картлар, 12-13 яшьлек малай җилкәсендә. Атлар юк, үгез җигәбез. Малайларны басуга алып чыгып куям, мин китүгә үк ятып йоклыйлар. алар да, мин дә ач,. тагын барам басуга, мине күргәч эшкә тотыналар. Өйгә кайткач, баскыч төбендә йоклап калам. Ач, өйгә керелек хәл калмый. Иртән торып, тагын чыгып китәм. 1947 елның сентябрендә сигезенче классына укырга Шиньшегә киттем. бер чирек кенә укый алдым. 8 ай буе бригадамны кабул итеп алмадылар. Аннары олы Әтнәгә эшкә чыгып киттем.

Дәвамы "Әтнә таңы" газетасында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев