Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Олы Әтнә авылында яшәүче кадерле әниебез Гарипова Нурания Ибраһим кызы шушы көннәрдә 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Изге күңелле әниебез - өебезнең нуры, күңелләребезнең яктылыгы, тормышыбызның яме син. Киләчәктә Аллаһы Тәгалә сиңа исәнлек-саулык бирсен, барыр юлың озын, туар таңнарың аяз, шатлык-бәхеткә уралып, озын гомер яшәвеңне телибез. Якты йөзең, тәмле ашларың, җылы сүзең, төпле киңәшләрең өчен мең-мең рәхмәт сиңа, кадерлебез! Иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе сине беркайчан да ташламасын. Тән...

Изге күңелле әниебез - өебезнең нуры, күңелләребезнең яктылыгы, тормышыбызның яме син.
Киләчәктә Аллаһы Тәгалә сиңа исәнлек-саулык бирсен, барыр юлың озын, туар таңнарың аяз, шатлык-бәхеткә уралып, озын гомер яшәвеңне телибез. Якты йөзең, тәмле ашларың, җылы сүзең, төпле киңәшләрең өчен мең-мең рәхмәт сиңа, кадерлебез! Иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе сине беркайчан да ташламасын. Тән сихәтлеге, күңел тынычлыгы белән, җан җылыңны сүндермичә, без, балаларыңа, әтиебезгә, оныкларыңа яшәеш чыганагы булып балкып озак яшә.
Әни бит ул - өйнең яме,
Ә тормышта - олы терәк.
Сәламәт бул, озак яшә,
Син бит, әни, безгә кирәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев