Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Олы Әтнә авылында яшәүче туганыбыз, кызыбыз Бариева Ләйсирә Мөнир кызының 13 февраль көнне гомер бәйрәме – 50 яшьлек юбилее.

Җир йөзендә иң кадерле, көчле рухлы, кешелекле, ярдәмчел кешебез! Син булганда болытлы көннәр дә кояшлы, салкын бураннар да сихри төс ала, чөнки карашың дөньяга нур чәчә, күңелеңнән җылы бөркелә. Безне куандырып, йомшак сүзең белән назлап, туганнарың белән аралашып, балаларыңның игелеген күреп яшәргә язсын сиңа! Җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, нык сәламәтлек,...

Җир йөзендә иң кадерле, көчле рухлы, кешелекле, ярдәмчел кешебез! Син булганда болытлы көннәр дә кояшлы, салкын бураннар да сихри төс ала, чөнки карашың дөньяга нур чәчә, күңелеңнән җылы бөркелә. Безне куандырып, йомшак сүзең белән назлап, туганнарың белән аралашып, балаларыңның игелеген күреп яшәргә язсын сиңа! Җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, нык сәламәтлек, күтәренке кәеф юлдаш булсын!
Котлы булсын синең туган көнең,
Матур булып атсын таңнарың!
Рәхәт яшә, игелеге кайтсын
Син үстергән һәрбер балаңның!
Гомерләрең озын булсын,
Имин барсын дөнья йортларың.
Беркайчан да сүрелмәсен иде
Учагыңда янган утларың!
Иң изге теләкләр белән
әти-әниең, Фәтхрахмановлар һәм Гайзуллиннар гаиләсе. Бу теләкләргә улың Булат
һәм кызың Ләйлә дә кушыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев