Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Олы Әтнә мәктәбе укучылары "Тамчы - шоу" тапшыруына китте

Бүген Олы Әтнә мәктәбе укучылары: өч бала - 8 сыйныф укучылары Динә Латыйпова, Айзат Гәрәев, 7 сыйныф укучысы Азалия Әхмәтова укытучылары, мәктәпнең уку-укыту, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Динә Раиф кызы Галиуллина белән Казанга, әлеге тапшыруга төшәргә киттеләр. Бу минутларда анда "сьемка" барадыр. - Безнең бу тапшыруга икенче тапкыр катнашуыбыз....

Бүген Олы Әтнә мәктәбе укучылары: өч бала - 8 сыйныф укучылары Динә Латыйпова, Айзат Гәрәев, 7 сыйныф укучысы Азалия Әхмәтова укытучылары, мәктәпнең уку-укыту, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Динә Раиф кызы Галиуллина белән Казанга, әлеге тапшыруга төшәргә киттеләр. Бу минутларда анда "сьемка" барадыр.

- Безнең бу тапшыруга икенче тапкыр катнашуыбыз. Ун еллап элек бер чыгыш ясаган иде укучылар, бүгенгесе икенчесе. Уен өч турдан тора. Беренче турның темасы - мәчетләр, икенче тур тур гомуми белемне сынауга корылган, татар теле, математика, рус теле... фәннәре, өченче тур 4 төрле рәссамга багышлана, сәнгать буенча. 15 сәгатьтә төшерә башлыйбыз, 14 сәгать 30 минутка килеп җитегез диделәр. Килдек, Аллага тапшырдык..., укучыларыбыз тырыш, мин аларга ышанам...- ди Динә Раиф кызы. Ә без уңышлар телик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев