Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Олы Әтнә мәктәбендә узган Белем бәйрәме күзгә яшьләр китерде...

Олы Әтнә мәктәбенең I сыйныфына укырга 20 ир-малай һәм 23 кыз бала керде. Бу көнне кечкенә урындыкларда утыручы, берсеннән-берсе сөйкемле: кемдер - җитди, кайсыдыр - шук, ә кайберсе шат елмаючы нәниләр игътибар үзәгендә булдылар. 1 сентябрь - Белем бәйрәме көнне, елдагыча, мәктәп каршындагы мәйданчыкта күңелле чара уздырдылар. Беренчеләрне әти-әниләр җитәкләп...

Олы Әтнә мәктәбенең I сыйныфына укырга 20 ир-малай һәм 23 кыз бала керде.

Бу көнне кечкенә урындыкларда утыручы, берсеннән-берсе сөйкемле: кемдер - җитди, кайсыдыр - шук, ә кайберсе шат елмаючы нәниләр игътибар үзәгендә булдылар. 1 сентябрь - Белем бәйрәме көнне, елдагыча, мәктәп каршындагы мәйданчыкта күңелле чара уздырдылар. Беренчеләрне әти-әниләр җитәкләп алып керде. Бәйрәм тамашасын да алар сокланып, күңелле мизгелләр турында бер-берсенә сөйләп, чәчәк бәйләмнәре, йомшак уенчыклар кочаклаган хәлдә күзәттеләр.

Ә талант ияләре күп бу мәктәптә. Шуларның 13е 2015/2016нчы уку елында XI сыйныф бусагасын атлый. Кечерәк сыйныфларга үгет-нәсыйхәтләр дә күбрәк алар авызыннан яңгырады. Тиздән, бик тиздән алар мәктәп стеналарыннан аерылып олы тормыш юлына аяк басарлар...

Бәйрәмгә мәктәп һәр елдагыча җитди әзерләнгән: монда җыр-бию дә, шигырь сөйләүләр һәм тәбрикләүләр дә күп булды. Район советы рәисе урынбасары Айрат Каюмов, мәктәп директоры Гөлүсә Рәхимҗанова, директор урынбасары Фәрдия Исмәгыйлева укучыларны бәйрәм белән ихлас котладылар. Тантананы карарга килгән кунаклар, әти-әниләр дә укучыларга карап, мәктәп елларын, самими чакларын искә төшергәннәрдер. Яңгыраган җырлар, шигырь юллары күзләрдә яшь тамчылары китерде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев