Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Олы Әтнә мәктәбендә – карантин

Грипп белән сулыш юллары инфекцияләре хакында сөйләшмәгән көн юк, урамда да, өйдә дә, телевизорда сөйләшү шул хакта. Дуңгыз гриппы халыкны куркытып бетерде. Башкала халкы гына түгел, телевизор сөйләп торгач, аптекалардан дару, маскаларны без дә ала башладык. Саклану зыян итмәс. Грипп әлегә бездә теркәлмәгән, шулай да берничә кешедән кан алып, бармы-юкмы...

Грипп белән сулыш юллары инфекцияләре хакында сөйләшмәгән көн юк, урамда да, өйдә дә, телевизорда сөйләшү шул хакта. Дуңгыз гриппы халыкны куркытып бетерде. Башкала халкы гына түгел, телевизор сөйләп торгач, аптекалардан дару, маскаларны без дә ала башладык. Саклану зыян итмәс.

Грипп әлегә бездә теркәлмәгән, шулай да берничә кешедән кан алып, бармы-юкмы икәнен белү өчен, тикшерергә җибәргәннәр. "Ә ОРВИ белән авыручылар саны артканнан арта. Февраль аенда онлайн-мониторинг тикшерүе 41 кешенең авыруын күрсәтә, шуның 28е - бала, 7се больницада ятып дәваланды. Үпкә белән авыручылар да бар", - ди эпидемиолог Гөлия Мифтахетдинова.

Олы Әтнә мәктәбенең 5 "Б" сыйныфы Арча-Биектау "Роспотребнадзор" идарәсенең территориаль бүлеге карары белән, 9 февральдән 16 февральгә кадәр, карантинга ябылды. Шулай булгач, саклану кирәк. Анысын алдагы саннарда язган идек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев