Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Олы Әтнәдә – Бөек Җиңү тантанасы!

Бәйрәм тантанасы, Бөек Җиңү көне! Олы бәйрәм, тик никтер күзгә гел яшь килә! Әле бу безнекенә, сугышны күрмәгән буынга! Ут эчендә йөргән бу мөхтәрәм затларның күңеле нишли икән бу көндә?! Елыйдыр... Күз яше нәрсә ул, аны сөртеп була, ә аларныкы актарыла торгандыр: сугыш дәһшәте, яу кырында ятып калган дуслар, коткарыла...

Бәйрәм тантанасы, Бөек Җиңү көне!

Олы бәйрәм, тик никтер күзгә гел яшь килә! Әле бу безнекенә, сугышны күрмәгән буынга! Ут эчендә йөргән бу мөхтәрәм затларның күңеле нишли икән бу көндә?! Елыйдыр... Күз яше нәрсә ул, аны сөртеп була, ә аларныкы актарыла торгандыр: сугыш дәһшәте, яу кырында ятып калган дуслар, коткарыла алмаган гомерләр... тумаган сабыйлар, кайталмаган дус-туганнар... ә алар исән... күңелләре дә, үзләре дә ышана алмыйдыр... кечкенә балаларның үзләренә чәчәк тоткан куллары сузылганда парә-парә килгән күңелне кая куярга...- гомер буе шулай! Бәйрәм саен шатлыклы, сагышлы күз яше!..

Олы Әтнәнең Совет урамыннан бәйрәм колоннасы уза: ДАИ машинасы, аның артыннан машиналарда- бармак белән генә санарлык ветераннар! "Ашыгыч ярдәм" машинасы ... Мәдәният хезмәткәрләре утырган автобус, алар артыннан оешмалар, әтнәлеләр, "Үлемсез полк" килә...- бер генә өйгә дә кермичә калмаган сугыш, җан үрсәләнә.... Олы урамның һәр капка төбендә кеше, һәрберсенең кулында - ветераннарга биреләсе чәчәк бәйләмнәре, юл буе шулай зурлау... ел саен шулай!

Әлеге тантана Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасы каршында дәвам итә. Укучылар марш атлый, концерт номерлары, чыгышлар... Җиңү бәйрәме тантанасыннан мизгелләр... карагыз, уйлагыз! Бүгенге көнебезнең иминлеге күпме гомерләр бәрабәренә яулап алынган. Киләчәк көннәребез, туасы таңнарыбыз тыныч булсын! Күпме гомерләрне өзгән Бөек Ватан сугышы да соңгысы булсын! Ә ветераннарыбызны киләчәк бәйрәмнәрдә дә күрергә язсын! Бәйрәм белән Сезне!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев