Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә районында быел да Боз шәһәрчеге төзелә

Елдагыча, спорткомплекс каршында боз шәһәрчеге калкып чыгачак.

13 декабрь көнне бу эш башланды. Олы Әтнә авыл җирлегенең башкарма комитет җитәкчесе Ильвир Галиев сүзләренә караганда, бик матур һәм ерактан ук үзенә дәшеп торучы "крепость" булачак бу. Безнең мәгълүматларга караганда, узган елгы белән чагыштырганда, азрак үзгәлек көтелә. Боз блокларны Әтнә инешеннән ташыйлар. Башка еллардагыча, оешмалар һәм техникум көче белән оешачак. Бу хакта өстәмә язарбыз һәм фотоларын да сайтта күрсәтербез. Ә әлегә узган елгы фотоны күреп хозурланыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әзерлек