Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Олы Әтнәдә иртәгә чыгыш ясыйсы “Ел хатын-кызлары...” билгеле

Район мәдәният бүлегендә эш тыгыз бүген, иртәгә узачак ТР Президенты , шулай ук Татарстан Республикасы профсоюзлар Федерациясе ярдәме белән үткәреләчәк "Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз күзлегеннән " бәйгесенең район турына әзерләнәләр. Кемнәр катнашуын беләсе килеп, әлеге бәйгенең максатын белән танышу өчен, мәдәният бүлегенең әйдәп баручы белгече Әлфинә Мөхәммәтҗановага мөрәҗәгать иттем....

Район мәдәният бүлегендә эш тыгыз бүген, иртәгә узачак ТР Президенты , шулай ук Татарстан Республикасы профсоюзлар Федерациясе ярдәме белән үткәреләчәк "Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз күзлегеннән " бәйгесенең район турына әзерләнәләр. Кемнәр катнашуын беләсе килеп, әлеге бәйгенең максатын белән танышу өчен, мәдәният бүлегенең әйдәп баручы белгече Әлфинә Мөхәммәтҗановага мөрәҗәгать иттем.

- Нигезләмәсендә күрсәтелгәнчә , максаты - катнашучыларның төрле өлкәләрдәге эшчәнлеген күрсәтеп, уңышларын ачыклау. Аларның тәҗрибәсе белән уртаклашу, хатын-кызларны үзләре яшәгән төбәкнең мәсьәләләрен чишкәндә катнаштыру, гаиләдә рухи кыйммәтләрне саклау, гаиләне ныгытуга игътибарны юнәлтү, ир- атларның җәмәгатьчелектә хезмәтен бәяләү, үсеп килүче яшь буынга тәрбия бирү... Бәйге 10 номинациядә үткәрелә. Башта район туры, аннан зона туры, 3 этап финал өлеше бар.

Район туры иртәгә, 26 гыйнвар көнне, сәгать 14.00 дә үтәчәк.

Катнашучыларны кемнәр бәяләячәк?

- Әтнә районы башкарма комитеты аппарат җитәкчесе Гәләүтдинова Гөлнара Реваль кызы, район мәдәният җитәкчесе Хәйретдинов Азат Гыйль метдин улы, Татарстан Республикасының атказанган артисты Марат Мәхмүт улы Хәбибуллин, Татарстан хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының район бүлеге җитәкчесе Гөлшат Марс кызы Закирова, мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Эльмира Ринат кызы Мәгъсүмова.

****

"Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз күзлегеннән" бәйгесендә катнашучылар исемлеге:

Күңгәр а/җ - Гыйльфанова Энҗе Габделнур кызы, 1983 елгы, сыер савучы, "Минем язмышым- минем һөнәрем" номинацияе;

Күәм а/җ - Хәкимова Резидә Гаяз кызы, 1977 елгы, фермер ( үзенең 18 сыеры, 2 аты, бозаулары бар), "Минем язмышым- минем һөнәрем" ;

Яңа Шашы а/җ, Корбанова Гөлнара Фәргат кызы, 1975 елгы, укытучы, стажы 21 ел, "Минем язмышым-минем һөнәрем";

Түбән Көек а/җ, Зарипова Рүзия Сәлих кызы, 1969 елгы, укытучы, "Минем язмышым-минем һөнәрем";

Комыргуҗа авыл җирлеге, Хисамиева Гөлназ Һидият кызы, 1966, сыер савучы, 34 ел, "Минем язмышым- минем һөнәрем";

Түбән Бәрәскә а/җ, Вәлиуллина Асия Гатау кызы, 1955, сыер савучы, пенсиядә,"Өченче буын героинясы";

Иске Өҗем а/җ, Галиева Гөлфирә Фәрит кызы, 1961, сыер савучы, пенсиядә, "Өченче буын героинясы";

Югары Сәрдә а/җ, Сираҗиева Ләбибә Сәлих кызы, 1957, пенсиядә, "Өченче буын героинясы";

Күлле Киме а/җ, Нигъмәтҗанова Мәрвәр Мөбәрәк кызы, 1954, терлекче, пенсиядә, "Өченче буын героинясы";

Кышлау а/җ, Җиһаншина Венера Котдус кызы, 1950, пенсиядә, укытучы 45 ел, "Өченче буын героинясы";

Олы Әтнә а/җ, Шәйхиев Рамил Рәшит улы, 1985, җитәкче, "Ир-егет - мәрхәмәтле йөрәк";

Олы Мәңгәр а/җ, Мусина Гөлназ Рәфыйк кызы, 1975, Олы Мәңгәр а/җ рәисе урынбсары," Хатын- ел үрнәге"

Уңышлар телик аларга!

Сүрия Мингатина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев