Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Олы Әтнәдә Халык җыены узды

Әтнә дәүләт драма театры бинасы каршына Олы Әтнә авылы халкы Халык җыенына җыелды. Биредә җыенга килгән халыкның гозерләренә, сорауларына «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан Республикасы Дәүләт советына депутатлыкка кандидат Ринат Закиров җавап бирде. Иң элек район советы рәисе урынбасары Айрат Каюмов районыбызның уңышлары белән таныштырды. Соңгы еллардагы ирешелгән уңышлар, башкарылган төзелешләр...

Әтнә дәүләт драма театры бинасы каршына Олы Әтнә авылы халкы Халык җыенына җыелды. Биредә җыенга килгән халыкның гозерләренә, сорауларына "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан Республикасы Дәүләт советына депутатлыкка кандидат Ринат Закиров җавап бирде. Иң элек район советы рәисе урынбасары Айрат Каюмов районыбызның уңышлары белән таныштырды. Соңгы еллардагы ирешелгән уңышлар, башкарылган төзелешләр хакында сөйләде. Аның сүзләрен куәтләп Ринат Зинур улы:
- Әтнә милләтебезнең чишмә башы. Сез татар халкының гореф-гадәтләрен, телен саклаучылар. Районыгыз елдан-ел үсте, матурайды. Җтирләрегезне инвесторларга бирмәдегез. Үзегезне итеп саклап калып, авыл хуҗалыгы буенче алдынгылар рәтендә барасыз. Иң беренчеләрдән газлы булдыгыз. Кайбер районнарда бу хакта белмиләр дә иде, - диде.
Ә Җыенга килгән халыкны юл проблемасы борчый. Моннан тыш, Габдулла Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумына капиталь ремонт сорадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев