Олы Әтнәдә хәйрия марафоны
Районыбызда яшәүче, театр бинасының тамаша залына җыйналган инвалидларның бер өлеше дүшәмбе көнне тойгандыр ул җылыны. 14 нче тапкыр үткән "Шәфкатьлелек"марафоны барышында 367328 сум акча җыйналды. Ун көн дәвамында барыбызны берләштергән, бер сулышта яшәткән, арабызда битарафлар булмауны раслаган инвалидлар декадасының йомгаклау кичәсе булды ул көнне. Кимчелекләре дә булгандыр, тиешенчә эшләнеп тә...
Районыбызда яшәүче, театр бинасының тамаша залына җыйналган инвалидларның бер өлеше дүшәмбе көнне тойгандыр ул җылыны. 14 нче тапкыр үткән "Шәфкатьлелек"марафоны барышында 367328 сум акча җыйналды.
Ун көн дәвамында барыбызны берләштергән, бер сулышта яшәткән, арабызда битарафлар булмауны раслаган инвалидлар декадасының йомгаклау кичәсе булды ул көнне. Кимчелекләре дә булгандыр, тиешенчә эшләнеп тә җитмәгәндер, әмма кылган гамәлләребезнең ихласлыгы, җитәкчеләрнең игътибары, җылы сүзләре йөрәктәге бозны да эретерлек иде. Район Советы рәисе урынбасары Айрат Каюмов әйткәнчә, бу чарага һәрбер кеше үз өлешен кертте. "Сау-сәламәт кешегә дә яшәргә авыр заманда, сезгә икеләтә авыр. Сезгә карап сокланабыз, тормыштан тәм табып яшисез. Район хакимияте, аның халкы исеменнән сезгә зур рәхмәт әйтәсе килә. Декада барышында җыйналган акчаны комиссия белән бергәләп мохтаҗларга, ярдәм бик кирәкләргә бүләчәкбез...",- диде ул. Беррәттән районыбызда, үзәк больницада "Ачык мохит" республика программасы кысасында башкарылган эшләргә тукталды. 117 мең сум күчергән мәктәп колективларының тырыш хезмәтенә бәя бирде. Иң сөендергәне: районыбыз инвалидларының, ә алар 2000нән артык, үз җәмгыяте төзелде. Җитәкчесе итеп Олы Әтнә мәктәбенең элекке завучы Сания апа Шәйхиева билгеләнде.
Концерт номерлары социаль яклау бүлеге җитәкчесе Әминә Галиева, ветераннар советы рәисе Мингазиз Зиннәтов, мәгариф бүленге җитәкчесе Гөлүсә Рәхимҗанованың чыгышлары, мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән видеоязмалар белән үрелеп барды. Ә ул язмалардагы инвалидлар белән булган әңгәмәләр аларның яшәешен чагылдырды. Бер минутларын да бушка үткәрмәүчеләр- бәйлиләр, чигәләр, кәрзин үрәләр...- Каенсар авылында яшәүче Факия апа әйткәнчә, "Кулым буш торса үземне "виноват" итеп тоям", дип гомерләренең һәр минутын файдалы итеп үткәрүчеләрдән безгә күпкә өйрәнәсе әле. Ә иң кирәклесе: авырлыклардан зарланмыйча, вакланмыйча, сау-сәламәт икәнебезгә куанып, яшәүнең тәмен беләсебез, тагын да кешелеклерәк булып яшисебез бар!
(Ә марафон барышында җыйналган акчаның исемлеген һәм аның ничек бүленүен алдагы саннарыбызда укырсыз).
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 май 2022 - 15:33Ветеринария хезмәте корбан сарыкларын Татарстанда сатып алырга киңәш итте «Республика халкын төрле төбәкләрдә терлекләрдә булган йогышлы авыру кертүдән саклыйсыбыз килә», - диде Габделхак Мотыйгуллин.3400
-
26 май 2022 - 14:081 сыйныф укучыларына сокланмый мөмкин түгел Бүген иртәдән нәни кунаклар "Әтнә туган якны өйрәнү музее"на килделәр.12700
-
26 май 2022 - 12:58Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирусның 142 яңа очрагы теркәлгән Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирус инфекциясенең 142 яңа очрагы теркәлгән – бу алдагы көн белән чагыштырганда бишкә азрак.4300
-
26 май 2022 - 11:18Хезмәт һәм социаль яклау министры индексациядән соң яшәү минимумы күләме турында сөйләде РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында индексациядән соң яшәү минимумы күләме турында хәбәр иттеләр.8700
-
26 май 2022 - 10:15Аклы татар сөлгесе – керсез җанның көзгесе Һәр милләт генә хас үзенчәлекләргә ия. Шуңа күрә аларның һәрберсе дөнья мәдәниятенә сизелерлек өлеш кертә, аны баета.5400
-
26 май 2022 - 09:20Чисталыкны яратабыз шул Һәр районның, һәр төбәкнең халык тарафыннан саклана торган, изгеләштерелгән урыны бар.6800
-
25 май 2022 - 19:03Блогер Альбина Фазлыеваның әнисеннән коймак рецепты Әлеге коймак башта газда, ә аннары әзер булганчы духовкада пешә.12300
-
25 май 2022 - 15:50Ләйлә Фазлыева: Әти-әниләр белән эшләү өчен экспертлар төркеме булдыру ихтыяҗы туды Ата-аналар белән эшләү өчен экспертлар төркеме булдыру ихтыяҗы туды.11300
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.52200
-
26 май 2022 - 16:35Булачак солдатлар
-
26 май 2022 - 09:25БТИ
-
23 май 2022 - 13:36"Килен төшә бүген авылга... "
-
14 май 2022 - 16:05Өч районнан – 25 % Язның тоткарлануы игенчелеккә генә түгел, терлекчелеккә дә сизелерлек тискәре йогынты ясый.33800
-
7 май 2022 - 15:20Районда язгы чәчү эшләре башланып китте Ниһаять, Татарстанда язгы чәчүне чын мәгънәсендә "гөрли" дип әйтергә мөмкин: республикада язгы чәчүгә керешмәгән районнар гомумән дә калмады.21400
-
26 май 2022 - 17:00Булачак солдатларБу көннәрдә мәктәпләрнең югары сыйныфларында һәм Тукай исемендәге Әтнә техникумында укучы егетләрнең хәрби хезмәткә әзерлеге уза.4300
-
23 май 2022 - 13:20"Килен төшә бүген авылга... " дип аталган бик матур чара булып узды Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы , 15 май Гаилә көне уңаеннан һәм милли туй гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен пропагандалау максатыннан китапханәбезнең уку залында туй йолалары һәм гореф гадәтләренә багышланган " "Килен төшә бүген авылга... " дип аталган бик матур чара булып узды.52701
-
24 май 2022 - 12:00Әтнә мәктәбендә узган соңгы кыңгырау бәйрәменнән фотолар Бүген Олы Әтнә мәктәбендә соңгы кыңгырау бәйрәме булып узды.52600
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.52200
-
23 май 2022 - 11:30“Сибгат Хәкимнең авылга кайтуы” Сибгат Хәким музеена Күәм урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары класс җитәкчеләре белән экскурсиягә килделәр.35200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика