Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Олы Әтнәдә карантин игълан ителде

Әтнә районында котыру авыруы белән бәйле рәвештә карантин игълан ителде.

Бу хакта "Ветстанция"нең баш мал табибы Салих Шаһиевтән сораштык.

- 11нче август көнне Олы Әтнәгә төлке килгән һәм бер этне тешләгән, - диде белгеч.

Төлкене этләр тавышы җәлеп иткән. Бәйләнгән булсалар да, кыргый җәнлек берничә эт белән аралашырга өлгергән. Берсен - тешләгән. Шөкер, төлкене атканнар һәм тикшерергә лабораториягә җибәргәннәр. Икенче көнне лаборатория белгечләре җәнлекнең котырган булуы турында хәбәр иткәннәр. Дөрестән дә, котырган җәнлек курку хисен югалта, шуңа күрә курыкмыйча авылга килә.

Мал табибы сүзләренә караганда, карантин Татарстан урамына гына кагыла. Чөнки төлке, башлыча шушы урамдагы йортларда булган. Хәер, Камил Якуп, Бәдри Җиһаншин урамнарында да профилактик һәм дәва чаралары үткәрелде. Олы Әтнәдә дүрт аяклы барлык хайваннарга да вакцинация ясалды. Алар 10 көн дәвамында күзәтү астында булалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшәеш