Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Олы Әтнәдә Мәүлид кичәсе узды

Рабигүл әүвәл аеның 12 нче көне - Ислам дөньясында зур тантана көне (быел 2016 елда 12декабрьга туры килә). Бөтен дөнья мөселманнарының зур бәйрәме. Бу көнне сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһи вә сәлләм дөньяга килгән. Шул көннән башлап Ислам нуры җәелгән. Бик күп могҗизалар пәйда булган. Хәзерге көндә күп яшьләребез...

Рабигүл әүвәл аеның 12 нче көне - Ислам дөньясында зур тантана көне (быел 2016 елда 12декабрьга туры килә). Бөтен дөнья мөселманнарының зур бәйрәме. Бу көнне сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһи вә сәлләм дөньяга килгән. Шул көннән башлап Ислам нуры җәелгән. Бик күп могҗизалар пәйда булган. Хәзерге көндә күп яшьләребез Мәүлид бәйрәменең тарихын, бу көн ни өчен бәйрәм дип аталуын, «мәүлид» сүзенең мәгънәсен ачык итеп белмиләр. Тик ата-бабадан калган бәйрәм дип кенә аңлыйлар. «Мәүлид» - гарәп сүзе - туу дигән мәгьнәдә. Үзебезчә әйтсәк, 12 декабрьдә иң сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһи вә сәлләмнең дөньяга килгән көне, дигән сүз була.

Аллаһы Тәгалә аңа пәйгамбәрлек бирде, аңа Коръән иңдерде. Җир йөзендә Ислам динен җәелдерергә һәм бәндәләрне шул дингә өндәргә боерды. Хәзрәте Расүл Әкрам, Аллаһы Тәгаләнең иң якын Илчесе буларак, туры юлны - дөнья вә ахирәттә мәңгелек бәхет-сәгадәткә, рәхмәткә ирешү юлын Ислам дине белән күрсәтте. Шуңа күрә аның туган көне зур бәйрәм итеп үткәрелә. Аның шәфәгатен өмет итеп салаватлар әйтелә. Ахырзаман Пәйгамбәре булган сөекле Пәйгамбәребезнең туган көнен бәйрәм итү хакында галимнәр ул вафат булганнан соң 600 елга кадәр тарихта мәгьлүмәт тапмаганнар, белмәгәннәр. Шул еллар үткәннән соң, Ирбил падишаһы Мәлик Мөзаффар әбү Сәгыйть бине Гали Расүлуллаһка мәхәббәтеннән, бик юмартлыгыннан, зур аш мәҗлесе әзерләп, күп халыкны җыеп, кунак итүне һәм күп хәер-ихсан сәдакалар бирүне гадәткә керткән. Үзе исән чагында һәр елны меңнәрчә галим-голәмәләрне, фәкыйрьлөрне җыеп, зур аш мәҗлесе үткәрә торган булган. Шул мәҗлесләрдә Расүлуллаһны хөрмәт илә искә төшереп, «Мәүлид шәриф» касыйдәсе укып, салаватлар әйтә торган булганнар.

Шушы күркәм гадәт бара-бара бөтен илләргә таралып, һәр җирдә мөселманнарның сагынып, көтеп ала торган изге бәйрәменә әйләнеп киткән. Кичә, шимбә 10 декабрь көнне, Әтнә дәүләт драма театрының тамаша залында да Мәүлид кичәсе узды. Монда районыбызның муллалары, абыстайлары, дин тотучылар, Ислам динен хөрмәт итүчеләр, өйрәнә башлаучылар, туры юлга омтылучылар килде. Тулы зал күрәсе килгән иде, тик без аз идек. Наил хәзрәт әйткәнчә, иманы ныклар гына җыйналган иде. Тик күңел төшереп утыручы булмады. Рәхәтләнеп вәгазь тыңладык, Наил хәзрәт, имамнар Фәргать Сәгъдиев, Рубис Шакиров, Ленар Ганиев... вәгазьләрен истә калдырырга тырыштык. Абыстайлар да бик матур итеп чыгыш ясадылар. Бәрәскәдән Люция абыстайның күп белгәненә, активлыгына сокландык. Наил хәзрәт оештырган пәйгамбәребезнең тормыш юлыннан алынган сорау-җавап өлешендә дә иң активы ул булды, бүләк китапларның күбесен ул алды. Аның шәкертләре дә үзләренең белемнәрен күрсәттеләр.

Беләсезме Пәйгамбәребезнең ничә баласы булган, хатыны, ничә яшендә үлгән һәм нинди вакыйгалар булган аның тормышында. Белеп бетермисездер, киләсегез калган. Таныш булсам да, байтак яңалык ишеттем, мондый кичәләргә йөрү кирәклеген аңладым. Ләлә апа Хөснетдинованың чыгышын да бик дулкынланып тыңладым. Хәзрәтләрне тыңлаганым бар иде, ә менә абыстайлар белемнәре бу дәрәҗәдәдер, дип уйламый идем. Ә мөнәҗәт әйтүчеләрне тыңлаганда җан бәйрәм итте. Люция, Надия, Маһинур...күп иде алар сафы, һәркайсы үзгә, берсен берсе кабатламадылар.

Кичә концерт номерлары белән аралашып барды. Залда балалар да бар иде, күңел шуңа сөенде. Чистарынып кайттык. Бәйрәм дәвам итә әле, салават әйтегез, күп әйтелгән саен савабы күбрәк, диделәр. Ә безгә савапны җыясы да җыясы әле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев