Әтнә таңы

Олы Әтнәдә "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең сайлап алу туры бара

Бүген Олы Әтнәдә "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең сайлап алу туры бара. Сәгать 10 да башланган әлеге чарада җитмешләп чыгыш булачак. Беренче-икенче тур бүген дәвам итеп, иртәгә кич гала-концертын карый алачаксыз. Сайлап алу турында катнашучыларның чыгышларын мәртәбәле жюри - Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлегенең район җитәкчесе Рамил Шәйхиев, Татарстан хатын-кызларының иҗтимагый оешмасының...

Бүген Олы Әтнәдә "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең сайлап алу туры бара.

Сәгать 10 да башланган әлеге чарада җитмешләп чыгыш булачак. Беренче-икенче тур бүген дәвам итеп, иртәгә кич гала-концертын карый алачаксыз.

Реклама

Сайлап алу турында катнашучыларның чыгышларын мәртәбәле жюри - Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлегенең район җитәкчесе Рамил Шәйхиев, Татарстан хатын-кызларының иҗтимагый оешмасының район бүлеге җитәкчесе, мәгариф бүлегенең әйдәп баручы белгече Гөлшат Закирова, район мәдәният бүлеге мөдире Азат Гыйльметдинов, Әтнә дәүләт драма театры артисты Дамир Сидеев, район газетасы редакторы Гөлнар Мөхәмәдҗанова бәяли.

Чыгыш ясаучыларга уңышлар телик.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: