Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Олы Әтнәдә су ник юк?

Кичә төштән соң Олы Әтнәдә "Чиста су" программасы буенча кертелгән су килүдән туктады. Рәхәткә тиз ияләнәсен аны, бик читен. Җитмәсә ял көннәре... Ник юк су? Коммуналь хуҗалык җитәкчесе Рамил Сәфәров: "Суны тиздән бирәчәкбез", дигән иде кичә үк. Тиз эшләргә уйлаганнар иде. Тик син уйлаганча гына буламы соң ул. - Үзәктә...

Кичә төштән соң Олы Әтнәдә "Чиста су" программасы буенча кертелгән су килүдән туктады.

Рәхәткә тиз ияләнәсен аны, бик читен. Җитмәсә ял көннәре... Ник юк су?

Коммуналь хуҗалык җитәкчесе Рамил Сәфәров: "Суны тиздән бирәчәкбез", дигән иде кичә үк. Тиз эшләргә уйлаганнар иде. Тик син уйлаганча гына буламы соң ул.

- Үзәктә урнашкан яңа бинага су кертергә тотындык, гидрант та урнаштырасы. Эшлибез, тик торбалардагы суны агызып бетереп булмый, кертмәгән шунда бар кеше душ кабиналары, тагын әллә ниләр, суның тотылышы аз, җәй булса тиз бетәр иде... Урамга да агызып карадык... Кыенлыклар килеп чыкты. Суны җибәрәчәкбез, эшнең туктаганы юк, аз гына түзегез!- ди Рамил Рафаэль улы.

Арты хәерле булсын, диләр бит өлкәннәр. Суның кадерен белергә менә шулай өйрәтәләр.

Сүрия МИНГАТИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев