Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Олы Әтнәдә тизлекне киметтеләр

Хәтерлисездер, 2013 елның 27 декабрь санында Олы Әтнә урамнарында техника йөрү тизлеге киметелә, дип язган идек. Ниһаять, ул көн килде. Алдан хәбәр ителгән урамнарда тизлек 30 км/сәгать белән чикләнелә. Кыш көне бу аеруча актуаль. Шипланган көпчәкләрнең дә шактый ара шуып барырга сәләтле икәнен онытмыйк. Тизлек кимегән хәлдә дә, җәяүлеләр дә...

Хәтерлисездер, 2013 елның 27 декабрь санында Олы Әтнә урамнарында техника йөрү тизлеге киметелә, дип язган идек.

Ниһаять, ул көн килде. Алдан хәбәр ителгән урамнарда тизлек 30 км/сәгать белән чикләнелә. Кыш көне бу аеруча актуаль. Шипланган көпчәкләрнең дә шактый ара шуып барырга сәләтле икәнен онытмыйк. Тизлек кимегән хәлдә дә, җәяүлеләр дә игътибарлы булсыннар. Транспорт йөртүчеләргә бу хакта әйтеп тә торасы юк инде.

Район башкарма комитеты каршында узган махсус җыелыш нигезендә карар дөнья күрде. Аның эчтәлеге белән торак-коммуналь хуҗалык җитәкчесе Рамил Сәфәров таныштырды.

Олы Әтнәнең өч чатында - хакимият каршында, музей янында һәм Камил Якуб урамы чатында "Пешеходный переход" билгеләре куела. Ә үзәк - Совет урамында тизлек, югарыда әйткәнчә, 30 км/сәгать белән чикләнә. Тиешле юл тамгалары куелган.

Ә инде моның ни өчен эшләнелүе хакында хәбәр иткән идек. Моның кирәклеге турында Татарстан Президенты да, республиканың баш "ГАИшнигы" да әйткән иде.

Бу хакта Сезнең фикерләрне дә ишетәсе килә. Языгыз, хөрмәтле укучылар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев