Олы Әтнәдә транспорт хәрәкәте чикләнә
9 май көнне бәйрәм чаралары узу сәбәпле, Олы Әтнәнең кайбер юнәлешләрендә транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнә. Иртәнге 8.00дән көндезге 12.00гә кадәр Олы Әтнә-Күшәр (элекке май заводы, Бадри Җиһаншин, Совет урамнары), Олы Әтнә-Түбән Бәрәскә (райгаз янәшәсендә), Олы Әтнә-Комыргуҗа (Олы Әтнә-Чыпчык юлы), Олы Әтнә-Күәм һәм Олы Әтнә үзәгендәге (Совет, Карл Маркс урамнары киселеше)...
9 май көнне бәйрәм чаралары узу сәбәпле, Олы Әтнәнең кайбер юнәлешләрендә транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнә. Иртәнге 8.00дән көндезге 12.00гә кадәр Олы Әтнә-Күшәр (элекке май заводы, Бадри Җиһаншин, Совет урамнары), Олы Әтнә-Түбән Бәрәскә (райгаз янәшәсендә), Олы Әтнә-Комыргуҗа (Олы Әтнә-Чыпчык юлы), Олы Әтнә-Күәм һәм Олы Әтнә үзәгендәге (Совет, Карл Маркс урамнары киселеше) чатлар вакытлыча ябыла. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Әтнә полиция бүлегеннән хәбәр иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев