Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Олы Әтнәдәге янгында газ баллоннары шартламый калган

Бүген Олы Әтнә авылының Электро урамында янгын булды. Янгын сүндерү бүлегенә иртәнге сәгать өч тулып 48 минутта хәбәр керә. Янгын сүндерү машиналары тиз арада янгын булган урынга килеп җитәләр. Бер шәхси хуҗалыкта сарай яна. Янгын сүндерелеп, тикшерү эшләре бара. Алдан фаразлауга караганда, янгын, электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләренең үтәлмәү нәтиҗәсендә килеп...

Бүген Олы Әтнә авылының Электро урамында янгын булды. Янгын сүндерү бүлегенә иртәнге сәгать өч тулып 48 минутта хәбәр керә. Янгын сүндерү машиналары тиз арада янгын булган урынга килеп җитәләр. Бер шәхси хуҗалыкта сарай яна.

Янгын сүндерелеп, тикшерү эшләре бара. Алдан фаразлауга караганда, янгын, электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләренең үтәлмәү нәтиҗәсендә килеп чыккан, дип фаразлана.

- Тагын шунысын да әйтәсе килә, янгын вакытында сарайда өч газ баллоны табылды. Аллага шөкер, әле алар шартламады, - диде янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Илнур Гиндуллин. Сүзен дәвам итеп, - Зинһар өчен газ баллоннарын сарай, гаражларда сакламагыз. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәгез, - дип кисәтә җитәкче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев