Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Олы юлда һәлакәт – “Әтнә таңы”

Әй, юлчылар, нишлисез сез Кайда ипле хәрәкәт? Көн артыннан көн тууга Олы юлда һәлакәт. Ник чабасыз, ашыгасыз, Нигә җайлап йөрмисез? Олы юлда үлем йөри Әллә инде белмисез. Җәйнең изге айларында Өзелде күп гомерләр. Яшь гомерне жәлләмичә, Китә кызлар, егетләр. Рульдә күбрәк яшьләр йөри, Уйламыйлар, чабалар. Аналарның күз яшьләре Елга булып...

Әй, юлчылар, нишлисез сез

Кайда ипле хәрәкәт?

Көн артыннан көн тууга

Олы юлда һәлакәт.

Ник чабасыз, ашыгасыз,

Нигә җайлап йөрмисез?

Олы юлда үлем йөри

Әллә инде белмисез.

Җәйнең изге айларында

Өзелде күп гомерләр.

Яшь гомерне жәлләмичә,

Китә кызлар, егетләр.

Рульдә күбрәк яшьләр йөри,

Уйламыйлар, чабалар.

Аналарның күз яшьләре

Елга булып агалар.

Юл кырында җансыз гәүдә-

Типми аның йөрәге.

Ничек түзсен бу кайгыга

Ата-ана йөрәге.

Озата ул соңгы юлга

Бердәнберен, баласын.

Ходаеннан газизенә

Теләп җәннәт бакчасын.

Кайгы-хәсрәт килә йортка,

Чирли ата-аналар.

Күпме гомер әрәм китә,

Ятим кала балалар.

Көндә йөргән олы юлда

Күпме кайгы-хәсрәт.

Әллә бар да гөнаһлымы-

Ни әйтерсез, хәзрәт?

Онытмагыз, әй юлчылар,

Юлда үлем көткәнен.

Тәртип бозып, кызу чапсаң

Соңгы мизгел җиткәнен.

Юл тәртибен санламыйбыз,

Көндә тәртип бозыла.

Олы юлда ахыр чиктә...

Кеше җаны кыела.

Борчымыйк без туганнарны

Аналар тыныч булсын.

Булдырмыйк юлда һәлакәт

Юллар гел имин булсын!

Радик ГАЙФУЛЛИН,

Иске Кишет авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев