Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Оҗмах кошы булып сайра, Хәния

Синең җырларың күңелгә, Йөрәккә иде дәва, Тетрәндергеч хәбәрдән Кысылды сулар һава. Чияле тауларга илттең, Җыйдырдың көзен балан. "Авыр чакларда,бирешмә, Түзәрсең, - дидең,- балам". Әлдермешнең чишмәсеннән Күрмәсәк тә су эчтек, Синең белән җырлар аша, Сулар, диңгезләр кичтек. Бәхетле яшәде җирдә, Моңнары мәңге сүнмәс, Халкыбызның күңелендә, Җырлары яшәр үлмәс. Күкрәп, җырлап яшәр...

Синең җырларың күңелгә,

Йөрәккә иде дәва,
Тетрәндергеч хәбәрдән
Кысылды сулар һава.

Чияле тауларга илттең,
Җыйдырдың көзен балан.
"Авыр чакларда,бирешмә,
Түзәрсең, - дидең,- балам".

Әлдермешнең чишмәсеннән
Күрмәсәк тә су эчтек,
Синең белән җырлар аша,
Сулар, диңгезләр кичтек.

Бәхетле яшәде җирдә,
Моңнары мәңге сүнмәс,
Халкыбызның
күңелендә,
Җырлары яшәр үлмәс.

Күкрәп, җырлап яшәр чакта,
Мәңгелеккә юл алдың
Югалтуы чиксез авыр,
Бетмәс кайгыга салдың.

Якыннан таныш түгелмен,
Җырлары булды якын,
Ходай яратканын ала,
Сорап та тормый яшен.

Оҗмах кошы булып сайра,
Җирдә калды җырларың
Күңелләрдә мәңге калыр
Үзәк өзгеч моңнарың.

Сәлимә Нигаматова,

27 июль, 2017 ел.

"Күңел чыңы" түгәрәге әгъзасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев