Әтнә таңы

Өметләре зурдан Кече Әтнәләрнең

Кече Әтнә авылындагы 999нчы сайлау участогында сайлаулар, чын мәгънәсендә, гөрли.

356 сайлаучысы булган авылда халык бик актив. Биредә сайлауга иң беренче булып Нәфигуллина Роза һәм Мөхәммәт килгәннәр. Халыктан сайлаулар хакында фикерләрен сораштык. Күбесенең фикере бердәй яңгырады:

  • Үзебез, киләчәгебез өчен бит. Урамга таш җәелүне генә алыйк: элек йөреп булмаган җирдән хәзер галош, хәтта туфли киеп үтеп була, - дип көлештеләр.

Быелгысына да өметләре зурдан.

  • Кем ни генә әйтмәсен, нәтиҗәсе күз алдында. Авыл тормышы менә шушындый референдумнар аша алга бара. Ә кемдер нидәндер риза түгел, тәнкыйтьли икән, аптырарга кирәкми. Һәркем үз фикерен белдерә бездә дип куанырга кирәк. Ә алдан билгеләнгән эшләр күпчелекнең фикерен исәпкә алып үтә. Шуңа куанырга кирәк, - дип шаулаштылар биредә.

Сәгать 10.00 тирәсендә монда барлык халыкның биштән бере сайларга өлгерде инде.

Гөлнар МӨХӘМӘДҖАНОВА

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: