Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җомгадан кызу көннәр чигенә башлый

Россиянең Европа территориясендә җәй дәвам итә. Шулай да җомгадан һава температурасының төшүе күзәтелә. Бу хакта "Российская газета"га Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе лабораториясе мөдире Людмила Паршина җиткергән. Аның сүзләренчә, илнең Европа территориясендә чәршәмбе 24-29 градуска кадәр эссе булачак, җомга, шимбә һәм якшәмбедә температура 22-27 градуска төшәчәк. Пәнҗешәмбе Мәскәүдә...

Россиянең Европа территориясендә җәй дәвам итә. Шулай да җомгадан һава температурасының төшүе күзәтелә. Бу хакта "Российская газета"га Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе лабораториясе мөдире Людмила Паршина җиткергән.

Аның сүзләренчә, илнең Европа территориясендә чәршәмбе 24-29 градуска кадәр эссе булачак, җомга, шимбә һәм якшәмбедә температура 22-27 градуска төшәчәк. Пәнҗешәмбе Мәскәүдә чираттагы яшенле яңгыр, секундына 15-17 метрга кадәр тизлеккә җиткән җил фаразлана. Яңгырсыз көн бары җомгада гына көтелә.

Татарстанда бүген - +23..+28, 3 августта - +25..+30, ә җомга, 4 август көнне - +21..+26 градус җылы булачак, урыны белән яшенле яңгырлар көтелә.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев