ОНЫТЫЛМАС КАҺАРМАН
Мәктәп тормышында истәлекле вакыйгалар, төрле очрашулар еш булып тора.
Уку елының башында ук мәктәбебездә үзенчәлекле һәм истәлекле вакыйга булып узды. Хәрби бурычын үтәгәндә вафат булган авылдашыбыз Заһидуллин Галимҗан Хәйрулла улына истәлек тактасы эленде. Бу чарада Галимҗан абыйның авылда яшәүче абыйсы Гарифулла һәм Казахстаннан кунакка кайткан 89 яшьлек апасы Мәйсәрә дә катнашты. Алар укучыларга энеләренең балачагы, яшүсмер еллары турында сөйләделәр, фотоларын күрсәттеләр.
Заһидуллин Галимҗан 1942 елда Олы Бәрәзә авылында эшче гаиләсендә сигезенче бала булып дөньяга килгән. Әтиләре сугыш кырында ятып калганлыктан, әниләренә тормышны алып барырга бик авырга туры килә. Галимҗан төпчек бала булса да, туганнары арасында аеруча тырыш һәм акыллы булып үсә. Ул килеш-килбәте белән әтисе Хәйруллага охшаган, киң җилкәле, зур гәүдәле була.
Мәктәпнең җиде классын тәмамлагач, Галимҗан колхозда эшли башлый. 17 яшен тутырган Галимҗан читкә чыгып китә. Ул Свердловск өлкәсенең Серовский районында урнашкан Черноярка авылына барып урнаша һәм лесозаводта эшли башлый. 1965 елда Галимҗан хәрби хезмәткә алына. Ул Свердловск өлкәсе Куйбышев шәһәрендә хезмәт итә. Хезмәт иткән җиреннән туганнарына Галимҗанны мактап рәхмәт хатлары килеп тора, чөнки ул бик кешелекле, ярдәмчел һәм оста куллы егет була.
Кайтырына берничә ай калгач, Галимҗанны хәрби частьтан чыкканда машина бәреп китә. Бу турыда аның туганнарына хәбәр итәләр һәм авылда яшәгән абыйсы Гарифулла аның янына чыгып китә. Госпитальнең энесе яткан палатасына кергәч, ул аны танымый тора. Галимҗанның бер як бите, сулыш юлы, куллары, аяклары бик тә каты яраланган була. Абый кеше энесенең кулларын учына ала, энесе дә аның кулларын кыса. Гариф абый танып кысканлыгын тәгаен генә әйтә алмый. Ул энесе янында көн ярым тора. Табибларның сүзләреннән Гариф абый энесенең терелмәячәген аңлый, тик хәрби командирлар Галимҗанны аякка бастырачакларын вәгъдә итәләр. Гарифулла абый ике көннән өенә кайтып төшә. Кызганычка каршы, капкадан аның белән бергә кергән почтальон энесенең үле хәбәре турындагы телеграмманы тапшыра. Кире Куйбышев шәһәренә барырга һәм энеләренең гәүдәләрен алып кайтырга мөмкинчелек булмый. "Запрос" җибәреп гәүдәне туган илгә кайтарып булганлыгын һәм барлык чыгымнарны да хәрби часть үз өстенә алганлыгын ул вакытта алар белмиләр шул.
Заһидуллин Галимҗан Хәйрулла улы 1967 елның 19 маенда вафат була һәм Куйбышев зиратына җирләнә. Хәрби частьтан Галимҗанны күмү вакыйгасын һәм кабер ташын фотога төшереп җибәрәләр.
Истәлекләрне тыңлаганда укучыларыбыз Ватанны саклап хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган авылдашыбыз белән горурланып утырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев