Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Оныкларым белән горурланам

Бала баласы балдан татлы була, дигән халык. Белми әйтмәгән. Оныкларның уңышларына, булганлыкларына аеруча куанасың икән. Мин дә оныкларым белән горурланып яшим. Шатлыгымны сезнең белән дә уртаклашасым килә. Аллага шөкер, биш оныгым бар минем. Иң олы оныгым - Закиров Искәндәр Илдар улының 10 июньдә туган көне булып үтте. Ул Мәскәү шәһәрендәге...

Бала баласы балдан татлы була, дигән халык. Белми әйтмәгән. Оныкларның уңышларына, булганлыкларына аеруча куанасың икән. Мин дә оныкларым белән горурланып яшим. Шатлыгымны сезнең белән дә уртаклашасым килә.

Аллага шөкер, биш оныгым бар минем. Иң олы оныгым - Закиров Искәндәр Илдар улының 10 июньдә туган көне булып үтте. Ул Мәскәү шәһәрендәге РУДНның медицина факультетын Кызыл дипломга тәмамлап, ординатурада укуын дәвам итә. Икенче оныгым, Искәндәрнең сеңелесе - Динә Илдар кызы 23 июньдә КФЭИның магистратурасын тәмамлап, өченче Кызыл дипломын алды. Искәндәр белән Динә - кызым Гөлшат белән киявем Илдарның балалары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев