Онытмыйлар. Шуңа сөенәм
Аздан күңел булганын беләбез, берәүгә дә яңалык түгел. Тормыш мәшәкатьләре иксез-чиксез. Авыл җирендә эше дә бетми. Шулай булса да безне, өлкәннәрне гел кайгыртып торалар. 28 сентябрь көнне Комыргуҗа авыл җирлегеннән Ләйлә Мөхәммәтҗановав бәйрәм белән котлап пакет күтәреп килгән, анда нәрсә генә юк. Шунысы да җитәр әле, моңа өстәп 2 октябрь...
Аздан күңел булганын беләбез, берәүгә дә яңалык түгел. Тормыш мәшәкатьләре иксез-чиксез. Авыл җирендә эше дә бетми. Шулай булса да безне, өлкәннәрне гел кайгыртып торалар.
28 сентябрь көнне Комыргуҗа авыл җирлегеннән Ләйлә Мөхәммәтҗановав бәйрәм белән котлап пакет күтәреп килгән, анда нәрсә генә юк. Шунысы да җитәр әле, моңа өстәп 2 октябрь көнне мәктәптә булачак бәйрәмгә чакырып китте. Олы яшьтә булсам да, күңел унсигездә. Бардым бәйрәмгә. Район башкарма комитеты җитәкчесе Габделнур Мәрдәнов, ветераннар советы рәисе Миңгазиз Зиннәтов та килгән иде. Алар янында үзебезнең хуҗалык җитәкчеләре Әнәс Хәкимов, авыл җирлеге башлыгы Әхтәм Зиннәтуллин, үзебезнең җирлектәге ветераннар советы рәисе Гөлсинә Мөхәммәтҗанова да бар иде.
Бик олылаганнар, бик зурлаганнар. Ул табында ниләр генә юк иде. Килгән җитәкчеләрнең барысы да чыгыш ясады, яшәешебез белән кызыксындылар.Барлык сорауларыбызга да җавап ишеткәч, ветераннар тарафыннан куелган концерт карадык. Аның әйбәтлекләре. Айсия Гобәйдуллина, Назимә Вәлиева, Фатыйма Бәширова, Филсинә гайфуллина, Сания Сәгыйтова, Рафаэль Сибгатуллин, Фоат Сәгыйров татар "Аулак өй" күренешен күрсәттеләр. Үзебезнең яшь чак искә төшеп күзгә яшьләр килде. Аларның чыгышын үзебезнең мәктәп балалары дәвам итте. Беренче сыйныф укучысы Илфатның чыгышын да сокланып карадык.
75 яше тулганнарга үзебезнең ветераннар советы рәисе Гөлсинә Мөхәммәтҗанова бүләкләр дә тапшырды. Берәүне дә онытмаганнар. Бәйрәмгә алып киттеләр, илтеп куйдылар.
Олы кешегә күп кирәк түгел, өс бөтен, тамак тук. Менә шушы очрашу белән Ходай гомерне бирсә киләсе елга кадәр яши ул. Үткәндәге авырлыклар да онытыла. Шулай тәэсирләнеп йөргәндә Комыргуҗа мәктәбе укытучылары килеп керделәр. Бу юлы Халыкара укытучылар көне белән котлаулары. Ул ихтирам, ул хөрмәт! Узегезгә меңе белән кайтсын, сезне дә шулай хөрмәтләсеннәр
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 май 2022 - 15:33Ветеринария хезмәте корбан сарыкларын Татарстанда сатып алырга киңәш итте «Республика халкын төрле төбәкләрдә терлекләрдә булган йогышлы авыру кертүдән саклыйсыбыз килә», - диде Габделхак Мотыйгуллин.3000
-
26 май 2022 - 14:081 сыйныф укучыларына сокланмый мөмкин түгел Бүген иртәдән нәни кунаклар "Әтнә туган якны өйрәнү музее"на килделәр.10700
-
26 май 2022 - 12:58Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирусның 142 яңа очрагы теркәлгән Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирус инфекциясенең 142 яңа очрагы теркәлгән – бу алдагы көн белән чагыштырганда бишкә азрак.3800
-
26 май 2022 - 11:18Хезмәт һәм социаль яклау министры индексациядән соң яшәү минимумы күләме турында сөйләде РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында индексациядән соң яшәү минимумы күләме турында хәбәр иттеләр.8100
-
26 май 2022 - 10:15Аклы татар сөлгесе – керсез җанның көзгесе Һәр милләт генә хас үзенчәлекләргә ия. Шуңа күрә аларның һәрберсе дөнья мәдәниятенә сизелерлек өлеш кертә, аны баета.5200
-
26 май 2022 - 09:20Чисталыкны яратабыз шул Һәр районның, һәр төбәкнең халык тарафыннан саклана торган, изгеләштерелгән урыны бар.6500
-
25 май 2022 - 19:03Блогер Альбина Фазлыеваның әнисеннән коймак рецепты Әлеге коймак башта газда, ә аннары әзер булганчы духовкада пешә.12200
-
25 май 2022 - 15:50Ләйлә Фазлыева: Әти-әниләр белән эшләү өчен экспертлар төркеме булдыру ихтыяҗы туды Ата-аналар белән эшләү өчен экспертлар төркеме булдыру ихтыяҗы туды.11100
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.51200
-
26 май 2022 - 16:35Булачак солдатлар
-
26 май 2022 - 09:25БТИ
-
23 май 2022 - 13:36"Килен төшә бүген авылга... "
-
14 май 2022 - 16:05Өч районнан – 25 % Язның тоткарлануы игенчелеккә генә түгел, терлекчелеккә дә сизелерлек тискәре йогынты ясый.33800
-
7 май 2022 - 15:20Районда язгы чәчү эшләре башланып китте Ниһаять, Татарстанда язгы чәчүне чын мәгънәсендә "гөрли" дип әйтергә мөмкин: республикада язгы чәчүгә керешмәгән районнар гомумән дә калмады.21400
-
26 май 2022 - 17:00Булачак солдатларБу көннәрдә мәктәпләрнең югары сыйныфларында һәм Тукай исемендәге Әтнә техникумында укучы егетләрнең хәрби хезмәткә әзерлеге уза.3800
-
23 май 2022 - 13:20"Килен төшә бүген авылга... " дип аталган бик матур чара булып узды Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы , 15 май Гаилә көне уңаеннан һәм милли туй гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен пропагандалау максатыннан китапханәбезнең уку залында туй йолалары һәм гореф гадәтләренә багышланган " "Килен төшә бүген авылга... " дип аталган бик матур чара булып узды.52601
-
24 май 2022 - 12:00Әтнә мәктәбендә узган соңгы кыңгырау бәйрәменнән фотолар Бүген Олы Әтнә мәктәбендә соңгы кыңгырау бәйрәме булып узды.52400
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.51200
-
23 май 2022 - 11:30“Сибгат Хәкимнең авылга кайтуы” Сибгат Хәким музеена Күәм урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары класс җитәкчеләре белән экскурсиягә килделәр.35000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика