Онытылган сызым дәресе
"Татарстан яшьләре"нең 26 апрель санында Рөстәм Зариповның "Югары математика" исемле мәкаләсен укыгач.миндә,40 ел авыл мәктәбендә укыткан укытучы да,моннан 60 ел элек Әтнә районы,Олы Мәңгәр мәктәбендә укып йөргәндәге хатирәләр баш калкытты.Күп иде бездә укытучы фанатлар.Аларның тормышын мәктәптән,балалардан башка күз алдына китереп булмый иде.Шуларның берсе математика,сызым укытучысы Хәкимуллин Абдулла Касыйм улы мәктәп...
"Татарстан яшьләре"нең 26 апрель санында Рөстәм Зариповның "Югары математика" исемле мәкаләсен укыгач.миндә,40 ел авыл мәктәбендә укыткан укытучы да,моннан 60 ел элек Әтнә районы,Олы Мәңгәр мәктәбендә укып йөргәндәге хатирәләр баш калкытты.Күп иде бездә укытучы фанатлар.Аларның тормышын мәктәптән,балалардан башка күз алдына китереп булмый иде.Шуларның берсе математика,сызым укытучысы Хәкимуллин Абдулла Касыйм улы мәктәп тормышында иң актив катнашкан укытучы булгандыр.Ул кичләрен авыл клубы утыргычлары астыннан кич чыккан малайларны өстерәп чыгарырга да,укучы,укытучылардан зур труппа туплап,үзе режиссёрбуларак, "Зәңгәр шәл","Ил","Казан сөлгесе" кебек күләмле спектакльләр куярга да,алар белән күрше-тирә авылларны әйләнеп чыгарга да,чыгарылыш класс укучыларының мәктәпне элек бетереп чыккан укучылары белән очрашу кичәләре үткәрергә дә өлгерә иде.Абдулла абый укучылар арасында,укытучылар белергә тиеш булмаган,яшерен эшләрдән дә хәбәрдәр була иде,бәлки аның укучылар арасында яшерен "агентурасы"да булгандыр.
Ул бик көчле математик иде,укучылардан да ныклы белем таләп итте.Аның дәресенә укымый,дәрес хәзерләми килү мөмкин түгел.Ул класска балалар килгәнче кереп утыра,килгән бер баланың математика дәфтәрен җыя бара.Шуңа күрә зирәгрәк балалар мәктәпкә кергәнче үк күчерү җаен табалар иде.Ләкин Абдулла абый дәрестә күчерүчеләрне бик җиңел аралый иде.Өйгә бирелгән биремнәрне эшли алмасак,кичләрен көтүебез белән күрше Иске Мәңгәр авылына аның өенә төшәбез.Ул озын гәүдәсен ишектән чыгарып,өенә алып керә,өстәл артына безне төзеп утырта,аңлата аннары.Шуңа охшаган берничә мәсьәләне үзебездән эшләтә.Без материалны белеп,канәгать булып,шаяра-шаяра караңгыда кайтабыз.Их,ул яшьлекеллары!
Абдулла абый "2"лене дә ике озын бармагын югары күтәреп,көлеп,үзәккә үтәрлек итеп куя иде.Гомумән,аның дәресләре шаяру,юмор элементлары белән үрелеп,бик җанлы үттеләр.Укытучылар бүлмәсендә ул,сугыш корындагы элемтәче кебек,арифмометрның ручкасын еш боргалап утыра торган иде.
Элекке укучылары күңеленә ул көчле сызым укытучысы булып та кереп калды.Ул вакытларда сызымга игътибар зур.Сызымны без А4 форматына тушь белән сызабыз.Һәр укучыда готовальня.Шрифт язуга,һәр хәрефнең,цифрның дөрес язылышына,авышлагына,сызыкларның төрләренә,калынлыганы,угловой штампка игътибар зур.Кичләрен лампа яктысында әнинең:"Ят инде улым,крәчинне бетерәсең!"-дигән сүзләрен тыңлый-тыңлый сызган сызымыңны,икенче көнне укытучы берәр гаеп тагып җыртып ыргыта.Геометрик гәүдәләрнең җәелмәләрен кәгазьгә сызып,шуларны клей белән ябыштырып төрле җисемнәр ясыйбыз.Абый дәрестә аларны кулына алып,формасының дөреслеген,аннан стенага бәреп,ныклыгын тикшерә.Начар булса кабат эшләтә.Без ул вакытта укытучының бу гадәтләрен бездән көлү шикеллерәк кабул итә идек.Ул безне төгәллеккә,пөхтәлеккә өйрәткән,сызым башлангычын безгә сеңдерергә тырышкан икән.Без моны соңыннан гына аңладык.Ул елларда инженерпрофессиясе популяр,укучылар техник ВУЗларга күп керәләр,сызымнан мәктәптә яхшы белем биргән өчен аңа ршхмәт әйтәләр иде.Минем үземә соңыннан туган мәктәбемдә укытканда берничә ел сызым фәнен дә алып барырга насыйп булды.Техник белеме булмаган,КГУның биология факультетын тәмамлаган килеш тә,Абдулла абый биргән багаж белән,мин бу фәнне начар укытмадым дип беләм.Әле шуның өстенә Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында укыган студентлар да сызымнан курсовой эшләрен күтәреп киләләр иде.
Заманалар үзгәрә.Акрынлап мәктәптә сызым фәненә игътибаркими барды:тушь белән сызу бетте,формат кәгазеннән шакмаклы дәфтәргә күчелде,аннары бу фәнне мәктәп программасыннан алып ук ташладылар.Ә укучылар техник ВУЗларга керүләрен дәвам итәләр.Сызымның башлангычын алмаган килеш,алар анда югары мәктәпкә хас булгант сызымнар белән азапланалар.Бу әлифба укымаган килеш туган тел укытуга күчү шикеллерәк килеп чыга түгелме соң?Гомумән,сугыштан соң дөньяда иң алдынгы саналган совет педагогикасын ничек кенә мыскыллап карамадылар,иң кирәкле төгәл фәннәрнең сәгатьләрен кыскартып,материалын тыгызлап,бала аңлый алмаслык хәлгә китерделәр.Иң куркынычы, мәктәптә тәрбия бирү бетте.Тәрбияле гаилә,белемне мәктәп бирергә тиеш дигән фикер алга сөрелә.Ә әти-әни көне-төне,кешедән калышмыйм дип,акча артыннан чапканда аларның гаиләдә бала тәрбияләргә вакыты кала микән?Бөтен эш тест үткәрү,БДИгә әзерләнүгә кайтып калды.Югары мораль сыйфатларга ия булган кешеләр урынына роботлар әзерлибез.Аллага тапшырдык...
Минем бу фикерләрем белән Абдулла абыйның барлык укучылары да килешәләрдер дип уйлыйм.Әйдәгез,күптән вафат булган Абдулла абыйның һәм моннан берничә ай гына элек бакыйлыкка күчкән мәктәпнең,районның иң көчле математигы Әлфия апа Зариповаларның рухлары шат булсын,тыныч йокласыннар иде дип телик.
"Бүген сызым керә,сызабызмы?"-дип шаяртып йөргән мәктәп еллары,Абдулла абый,Әлфия апалар сагындырыр эле...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев