Онытылмасын дисәк хатирәләр
... Барыбыз да яратып укый торган "Әтнә таңы" газетасы битләрендә, редакция хезмәткәрләре тарафыннан язылган мәкаләләрдә, күзәтүләрдә актив хәбәрчеләр турында һәрдаим язып торалар. Үзеңнең исемне, сиңа бәя бирүләрен күреп бер сөенеп куйсаң, икенче яктан анда язылган сүзләр яңа материаллар эзләргә, аларны матуррак итеп, кеше яратып укырлык итеп язарга этәргеч бирә. 2013...
...
Барыбыз да яратып укый торган "Әтнә таңы" газетасы битләрендә, редакция хезмәткәрләре тарафыннан язылган мәкаләләрдә, күзәтүләрдә актив хәбәрчеләр турында һәрдаим язып торалар. Үзеңнең исемне, сиңа бәя бирүләрен күреп бер сөенеп куйсаң, икенче яктан анда язылган сүзләр яңа материаллар эзләргә, аларны матуррак итеп, кеше яратып укырлык итеп язарга этәргеч бирә.
2013 елның "Әтнә таңы" газетасы төпләмәсен актарып утырганда, нишләп әле үзебезнең ветеран авторларның ветераннар тормышын тасвирлап язылган мәкаләләренә анализ ясап, укучылар хозурына тәкъдим итмәскә дигән фикер килде.
Сүземне Мәңгәрдән Илсур Шакировтан башламасам, дөрес булмастыр. Аның үз авылдашлары, остазлары, өлкәннәр тормышы турында язган мәкаләләре- әсәрләре үзе бер тарих. Остазы Зәйфәрә Мәлик кызыннан алып, драматург Туфан аганы сагынуларын, авылның иске изге зиратыннан алып бүгенге көн яшәеш турындагы язмаларын район халкы гына түгел, "Татарстан яшьләре" укучылары да көтеп алалар.
Бәрәскәдә яшәүче Назгөл Садриева исә үзенең мәкаләләрендә Бәрәскә, Бәрәзәдә булып узган һәрбер мәдәни чарага урын таба, олыларның тормышын, мәшәкатьләрен чагылдыра.
Бүгенге көндә "Балкыш" фестиваленең кызган чагы. Авыл сәхнәләрендә ветеран- артистларыбызның шаулатып җырлаулары, ду китереп биюләре беркемне дә битараф калдырмастыр. Ә хәбәрчеләребезнең җылы сүзләре, газетабызга язган рәхмәтләре аларны тагын да дәртләндереп, үсендереп җибәрә.
Сәламәтлекләре чикләнгән кешеләр тормышы турындагы Мөнир Шакировның язмалары күңелдә андыйларга карата хөрмәт уята. Андыйларга җир йөзендә үз урыннарын табарга булышу исән- сауларның бурычы. Нәкъ менә алар эшләгән кул эшләре күргәзмәсеннән оештырылган бәйге турында да матбугат битләрендә матур язмалар урын алды. Республиканың "Моя газета" битләрендә дә районыбыз ветераннары тормышын яктырткан язмалар әледән-әле чыгып килә.
Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгы якынлаша. Бу уңайдан газета битләрендә язмалар әледән-әле чыгып килә.Мәхмүт Галимҗановның "Әтиемнең хәрби билеты", Олы Мәңгәр мәктәбе укучылары Айзат Филатов, Риназ Шакировның "Сугыш чоры балалары", Раушан Садыйковның "41 ел балалары", Илсур Шакировның хикәя- мәкаләләрендә һәм башка авторларның язмаларында бик күп истәлекләр урын алды. Бу темага язмаларнгы киләсе саннарда тагын да күбрәк күрәсе иде. Сугыш, тыл ветераннары үзләренең тормыш тәҗрибәләре белән яшь буынны тәрбияләүгә өлеш кертсәләр - бик рәхмәтле булыр идек. Мәктәпләрнең тарих, татар теле укытучылары бу эшне үз кулларына алсын иде.
Редакция хезмәткәрләренә дә рәхмәтебез зур. Һәр актуаль теманы, кызыклы фактны тарихка кертеп калырга тырышалар. Безнең ветераннарыбыз яшәрүгә бармыйлар, аралары сирәгәя. Шуңа да бар мөмкинлекләрне кулланып аларның истәлек-хатирәләрен, фотоларын алып каласы иде. Яшь буынга тәрбия чарасы буларак кулланыр идек.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
16 гыйнвар 2021 - 14:05Бакчага чәчүлек утыртыр чак җитте: йомырка кабыгында үстереп буламы? Бакчачылар үсентене чәй пакетикларына да утыртып үстерә.1000
-
16 гыйнвар 2021 - 12:30Кайсы бер гамәл өчен 80 еллык гөнаһлар кичерелә? Аллаһы Тәгалә Коръәндә адәм баласын «онытучан», «көчсез» дип атый. Димәк безгә барыбызга да ХАТАЛАНУ сыйфаты хас.3300
-
16 гыйнвар 2021 - 11:10Ничә градус салкын булганда балалар мәктәпкә бармый һәм физкультурада урамга чыкмый? Һава торышы салкын булганда мәктәп расписаниеләренә үзгәрешләр кертелә.3300
-
16 гыйнвар 2021 - 08:00Татарстан укучыларын киберкуркынычсызлык буенча бушлай укуга чакыралар Халыкара компетенцияләр үзәге-Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы «IT-Cube» балалар иҗат үзәгендә «Кибергигиена һәм зур мәгълүматлар белән эшләү»дигән бушлай курска гаризалар кабул итү башлануы турында игълан итә.4300
-
15 гыйнвар 2021 - 21:00Россиядә яшәүчеләрне кәрәзле элемтәгә бәя артуы турында кисәттеләр Бәя арту, коронавирус сәбәпле, операторларга чыгымнарын арттырырга туры килү белән аңлатыла.10200
-
15 гыйнвар 2021 - 19:30Чәй эчәргә җиңел генә әзерләнә торган тәмлүшкә Кирәкле әйберләр: 1) слоеный камыр, 2) 2 йомырка, 3) 50 гр песок, 4) чеметем тоз, ванилин, сах.пудра, 5) фольга7900
-
15 гыйнвар 2021 - 18:09Татарстан Хезмәт министрлыгы: Һәр эшсезгә бер эш урыны тәкъдим итә алабыз Безнең төбәктә эшсезлекнең иң югары ноктасы узган елның сентябренә туры килде.7500
-
15 гыйнвар 2021 - 17:05Арчадагы «Ак Барс» агрокомлексында туберкулез табылган дүрт мең баш мал сугымга китә «Ак Барс» агрокомплексы районның иң зур хуҗалыкларының берсе булып санала.11700
-
15 гыйнвар 2021 - 16:10Өшегән ир белән хатынны коткарганнар Коткаручылар, кешеләр автомобильдә җылынгач, ватылган машиналарын «Рәхмәт» кафесына кадәр эвакуацияләргә ярдәм иткән.15300
-
15 гыйнвар 2021 - 14:45КФУ профессоры: татар телендә 7 миллионга якын кеше сөйләшә Күпчелек татар телен көнкүреш дәрәҗәсендә генә белә.5300
-
15 гыйнвар 2021 - 14:20Олы Әтнәдә - "Ел укытучысы- 2021" бәйгесе уза Хәзерге минутларда Олы Әтнәдә "Ел укытучысы - 2021" бәйгесе уза.25101
-
15 гыйнвар 2021 - 12:00Коронавирус инфекциясенә каршы вакцина кадату башланды Әтнә шифаханәсе яңа типтагы коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация үткәрү турында игълан итә.10600
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
22 декабрь 2020 - 14:15Хәбибуллин Рәзил, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:12Хайруллин Ринат, 6 яшь
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02Яңа Шашы авыл җирлегенә керүче авылларда балалар мәйданчыклары булдырыла Авыл җирлеге 5 авылны берләштерә, агымдагы елны 4сендә булачак ул.24100
-
11 гыйнвар 2021 - 18:10Уҗымнарга бәйле вәзгыять Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы контролендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан җирләрнең һәм көзге культураларның уңдырышлылыгын, шулай ук кышкы чорда күпьеллык үләннәрнең сакланышына зур игътибар бирелә.20200
-
13 гыйнвар 2021 - 10:30
-
16 гыйнвар 2021 - 09:10Коронавируска вакцина ясаттыгызмы?Алган мәгълүматларга караганда, 10 райондашыбыз коронавируска каршы вакцина ясатты. Бу хакта район хастаханәсенең баш табиб урынбасары Гөлия Мифтахетдинова хәбәр итте.5600
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.68700
-
14 гыйнвар 2021 - 14:00"Әтнә таңы" баш мөхәррире Рәхмәт хатына ия булды "Әтнә таңы" газетасы баш мөхәррире Мөхәмәдҗанова Гөлнар Равил кызына Фәрит Мөхәммәтшин Рәхмәт хаты тапшырды.25901
-
15 гыйнвар 2021 - 14:20Олы Әтнәдә - "Ел укытучысы- 2021" бәйгесе уза Хәзерге минутларда Олы Әтнәдә "Ел укытучысы - 2021" бәйгесе уза.25101
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика