“Онытылмый,төшкә керә”
Күгебез аяз, көннәребез имин булса, җирдә икмәк тә игелә, нефть тә табыла, җаннарыбыз тыныч, табыннарыбыз мул була. Ә безнең иминлегебезне саклап, Ватаныбыз сагында кыю йөрәкле, лачындай ир-егетләребез тора.
Солдат сугышны сайламый һәм аны игълан итми. Солдат халык һәм Туган ил алдындагы бурычын үти. Әфганстан җирендә дә совет солдатлары үзләренең гражданлык бурычын үтәделәр.
Әфганстан...Бу сүз әледә күп кешенең йөрәгендә авыр хисләр тудыра.10 елга якын барган бу сугышта күпме ир-егетнең гәүдәсе цинк табутта кайтмаган, сугыштан кайтканнары да кайберләре физик һәм мораль яктан гарип калганнар.
Сүзем авылдашым Абдуллин Фердинант Зиннур улы турында. Фердинант абый Әтнә районы Түбән Көек авылында колхозчы гаиләсендә туа. Түбән Көек мәктәбенең 8 сыйныфын тәмамлагач, 9-10 ны Олы Әтнә урта мәктәбендә укый. Биредә машина йөртү таныклыгы алып чыга. Аннары туган колхозына кайтып эшкә урнаша. Баштарак төяүче булып эшли. Соңыннан "МТЗ-52" тракторына утыра. Армия сафларына китәр алдыннан кулын сындыра ул. Шулай булса да, колхоздагы эштән калмый, бер генә кул белән булса да тракторында эшли. Гипсны алдыргач, армиягә китәргә повестка килә. 1986 нчы елның 18 октябрендә Армия сафларына алына. Әрмәнстанда биш ай өйрәтүләрдән соң аларны Әфганстанга озаталар. Биредә 1989 елга кадәр хезмәт итә. "БТР да йөрдем. Анда күргәннәрне сөйлисе дә, искә төшерәсе дә килми. 27 ел узса да әле һаман төшләргә керә,- ди ул. Фердинант абый үз тормышыннан канәгать. Армия хезмәтеннән кайткач, туган колхозында кала. "Уңыш" хуҗалыгының алыштыргысыз тракторчысы булып эшли. Гөлназ апай белән бер ул һәм кыз үстерәләр. Бүгенгесе көндә склад мөдире вазифасын башкара. Тыныч тормышта да ул тырышлыгы, фидакарьлеге белән үзенең туган ягына бирелгәнлеген исбатлый. Көн дими, төн дими колхоз эшендә. Алны, ялны белмичә намус белән үз колхозына хезмәт итә.
Мин авылдашым белән горурланам. Киләчәктә аңа тазалык-саулык, гаилә бәхете, тыныч-тигез тормыш теләп калам.
Җир йөзендә сугышлар башка кабатланмасын. Яшь егетләрнең гомере вакытсыз өзелмәсен, ата-аналар кайгы яше түкмәсен иде. Кеше бу дөньяга иҗат итү, җирне матурайту өчен яратылган.Без-тынычлык яклы!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 май 2022 - 15:33Ветеринария хезмәте корбан сарыкларын Татарстанда сатып алырга киңәш итте «Республика халкын төрле төбәкләрдә терлекләрдә булган йогышлы авыру кертүдән саклыйсыбыз килә», - диде Габделхак Мотыйгуллин.4600
-
26 май 2022 - 14:081 сыйныф укучыларына сокланмый мөмкин түгел Бүген иртәдән нәни кунаклар "Әтнә туган якны өйрәнү музее"на килделәр.17600
-
26 май 2022 - 12:58Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирусның 142 яңа очрагы теркәлгән Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирус инфекциясенең 142 яңа очрагы теркәлгән – бу алдагы көн белән чагыштырганда бишкә азрак.5300
-
26 май 2022 - 11:18Хезмәт һәм социаль яклау министры индексациядән соң яшәү минимумы күләме турында сөйләде РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында индексациядән соң яшәү минимумы күләме турында хәбәр иттеләр.9700
-
26 май 2022 - 10:15Аклы татар сөлгесе – керсез җанның көзгесе Һәр милләт генә хас үзенчәлекләргә ия. Шуңа күрә аларның һәрберсе дөнья мәдәниятенә сизелерлек өлеш кертә, аны баета.5700
-
26 май 2022 - 09:20Чисталыкны яратабыз шул Һәр районның, һәр төбәкнең халык тарафыннан саклана торган, изгеләштерелгән урыны бар.7800
-
25 май 2022 - 19:03Блогер Альбина Фазлыеваның әнисеннән коймак рецепты Әлеге коймак башта газда, ә аннары әзер булганчы духовкада пешә.13100
-
25 май 2022 - 15:50Ләйлә Фазлыева: Әти-әниләр белән эшләү өчен экспертлар төркеме булдыру ихтыяҗы туды Ата-аналар белән эшләү өчен экспертлар төркеме булдыру ихтыяҗы туды.11300
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.55700
-
26 май 2022 - 16:35Булачак солдатлар
-
26 май 2022 - 09:25БТИ
-
23 май 2022 - 13:36"Килен төшә бүген авылга... "
-
14 май 2022 - 16:05Өч районнан – 25 % Язның тоткарлануы игенчелеккә генә түгел, терлекчелеккә дә сизелерлек тискәре йогынты ясый.33800
-
7 май 2022 - 15:20Районда язгы чәчү эшләре башланып китте Ниһаять, Татарстанда язгы чәчүне чын мәгънәсендә "гөрли" дип әйтергә мөмкин: республикада язгы чәчүгә керешмәгән районнар гомумән дә калмады.21400
-
26 май 2022 - 17:00Булачак солдатларБу көннәрдә мәктәпләрнең югары сыйныфларында һәм Тукай исемендәге Әтнә техникумында укучы егетләрнең хәрби хезмәткә әзерлеге уза.5200
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.55700
-
23 май 2022 - 13:20"Килен төшә бүген авылга... " дип аталган бик матур чара булып узды Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы , 15 май Гаилә көне уңаеннан һәм милли туй гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен пропагандалау максатыннан китапханәбезнең уку залында туй йолалары һәм гореф гадәтләренә багышланган " "Килен төшә бүген авылга... " дип аталган бик матур чара булып узды.52801
-
24 май 2022 - 12:00Әтнә мәктәбендә узган соңгы кыңгырау бәйрәменнән фотолар Бүген Олы Әтнә мәктәбендә соңгы кыңгырау бәйрәме булып узды.52800
-
23 май 2022 - 11:30“Сибгат Хәкимнең авылга кайтуы” Сибгат Хәким музеена Күәм урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары класс җитәкчеләре белән экскурсиягә килделәр.35200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика