Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Оператив памятьны чистартып, компьютер эшчәнлеген яхшыртуның 5 ысулы

Оператив хәтерне бушатып, компьютер эшен тизләтүнең 5 гади алымы

Оператив хәтер яки ОЗУ - ул компьютерның эчке хәтере, анда даими рәвештә исәпләү процесслары бара һәм әлеге процессларның вакытлы мәгълүматлары саклана. Әгәр башлап җибәргәннән соң, хәтер тулганны күрсәгез, компьютер эшен тизләтер өчен берничә алымны кулланыгыз.
1.    Кирәкмәгән процессларны төгәлләү
Иң гади һәм популяр ысул - оператив хәтерне чистартыгыз, кирәкмәгән процессларны кулдан тәмамлагыз:
• эзлекле рәвештә Ctrl+Alt+Delete клавишаларына басыгыз һәм «Диспетчер задач»ка керегез;
• “Процессы” вкладкасын сайлагыз;
• “Память”ка кереп, процессларны сортларга бүлеп чыгыгыз, шунда компьютерны кайсылары тоткарлый һәм ОЗУны кайсылары күп куллануын күрерсез;
• үзегез кулланмый торган программаны табып, “мышка”ның уң як төймәсенә басып, "бурычны төшерергә” яки " Завершить дерево процессов”ны сайлагыз.
Нәтиҗәдә, барлык эшләрне дә саклап калырсыз.
Әгәр кайбер процессларны төгәлләп булмый икән, димәк сезнең компьютерда вируслар барлыкка килгән. Вируска каршы программа урнаштырыгыз һәм системаны сканерлагыз. Антивирус вирусларны бетерергә яки “блокировать итәргә” тиеш. Кайчагында моны эшләү кыен була, ягъни бердәнбер юл булып операция системасын яңадан урнаштыру тора.
Барлык очракта да вируслар гаепле дип уйламагыз. Алар арасында компьютерның дөрес эше өчен җаваплы системалы хезмәтләр дә булырга мөмкин. Аларны бетерү көтмәгән нәтиҗәләргә китерүе бар. Шуңа күрә билгесез программаны бетерер алдыннан аның функциональлеге белән танышыгыз. Моны интернет ярдәмендә эшләргә була: теләсә кайсы поисковая строкага процесс исемен генә языгыз.
Автозапусктан программаларны ничек алырга
Еш кына, софтны урнаштырганда, аның ничек итеп автозагрузкага өстәлгәнен сизми дә каласыз. Бу күбрәк аудио, видео һәм график редакторларга, системалы утилит һәм антивирусларга кагыла.
Автозагрузкадагы артык программаларны бетерү өчен “Диспетчер задач”ны ачу һәм “Автозагрузка” вкладкасына күчү дә җитә. Монда барлык кирәкмәгән һәм кулланылмаган программаларны бетерә аласыз. Бу түбәндәгечә эшләнә: сез программалардан галочкаларны төшерәсез яки аның буенча “мышка”ның уң як төймәсенә басып, “Сүндерергә”не сайлыйсыз.
“Microsoft”ныә артык хезмәтләрен өзәргә
Сез компьютерны кабызуга,“Microsoft” хезмәтләре эшли башлый. Сез аларны сизмисез дә, ә алар билгеле бер күләмдә оператив хәтер кулланалар. Әгәр дә сез Bluetooth яки Wi-Fi кулланасыз икән, тиешле хезмәтләрне, шулай ук продуктлар өчен җавап бирүче яңарту компонентларын сүндерә аласыз.
Кирәк булган очракта аларны кулдан да “загружать итеп” була, алар еш кына элемтә каналын тоткарлыйлар, һәм автояңартканда интернет акрыная. Кабат “Диспетчер задач”ны ачып, “Службы” вкладкасына күчегез.  Сайланган хезмәткә “мышка”ның уң як төймәсе белән кереп, “өзәргә”не сайлагыз. Әгәр дә үзегезгә ышанмыйсыз икән, сүндергәнгә карап та оператив система эшчәнлеген бозмый торган хезмәтләр исемлеген интернетта табарга була.
20-30 вкладка ачып саклау гадәтенә ия булсагыз, сез шактый оператив хәтер алып торырсыз. Бу бигрәк тә Google хром кулланучыларга кагыла, чөнки ул һәр вкладка өчен аерым процесс булдыра. Кирәк булганда гына кирәкле битләрне ачу өчен аерым вкладкаларга куеп барыгыз. Компьютер тизрәк эшләр, ә эш уңайлырак булыр.
Һәм иң мөһиме - махсус программа ярдәмендә хәтерне чистартыгыз
Чыганак: https://pcpro100.info/sposoby-optimizatsii-kompyutera/?utm_referrer=https%3A%2F%2Fzen.yandex.com&dbr=1

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев