Операция дәвам итә
Юлларда «Җәяүлеләр юлы" (Пешеходный переход) операциясе кысаларында Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рифат Нурмехәмәтов юлларда руль артындагыларга да, җәяүлеләргә дә бик игътибарлы булуларын сорап мөрәҗәгать итә. "Җәяүлеләр юлны тиешле урыннан гына чыксыннар, кичке вакытта киемдә яктылык кайтаргыч элементлар булу да мөһим. Балаларга гына кагыла дип уйлап ялгышмагыз. Юлларда бозлавык...
Юлларда «Җәяүлеләр юлы" (Пешеходный переход) операциясе кысаларында Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рифат Нурмехәмәтов юлларда руль артындагыларга да, җәяүлеләргә дә бик игътибарлы булуларын сорап мөрәҗәгать итә. "Җәяүлеләр юлны тиешле урыннан гына чыксыннар, кичке вакытта киемдә яктылык кайтаргыч элементлар булу да мөһим. Балаларга гына кагыла дип уйлап ялгышмагыз. Юлларда бозлавык булу да игътибарны арттыруга сәбәп. Җәяүле юлны дөрес җирдән чыкмаса, я булмаса өлгерәм дип ашыкса, йөртүче туктап өлгермәсә - нәтиҗәсе аяныч. Гадәттә, мондый очракта бездә руль артындагыларны гаеплиләр. Шуңа да, бер-беребезгә карата игътибарлы булыйк, җәяүле-йөртүчене, йөртүче - җәяүлене хөрмәт итә белсен. Шул вакытта гына юлларда тәртип булыр", - ди ул. Исегезгә төшерәбез, "Җәяүлеләр юлы" операциясе 22 ноябрьгә кадәр дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев