Әтнә таңы

Операция дәвам итә

21-27 август көннәрендә Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан барлыгы 60 юл кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән. Өч җәяүлегә юлны дөрес җирдән чыкмаган өчен протоколлар төзелгән. Биш йөртүче техник яктан төзексез машинада йөргән, өчесе утын яндырмаган. Уналты йөртүче куркынычсызлык каешын такмаган. Биш йөртүче балаларын куркыныч астына куеп, махсус утыргычсыз йөрткән....

Реклама

21-27 август көннәрендә Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан барлыгы 60 юл кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән. Өч җәяүлегә юлны дөрес җирдән чыкмаган өчен протоколлар төзелгән. Биш йөртүче техник яктан төзексез машинада йөргән, өчесе утын яндырмаган. Уналты йөртүче куркынычсызлык каешын такмаган. Биш йөртүче балаларын куркыныч астына куеп, махсус утыргычсыз йөрткән. "Игътибар - балалар!" операциясе барган көннәрдә җитмәсә. Номерлары пычрак - тугыз, тиешле юл билгесенә туктамаган - биш, страховкасыз, документларын өйдә оныткан, "обгон"га чыккан, тахографсыз - берәр, тизлекне тиеш­ледән арттырган ике йөртүче дә җаваплылыкка тартылган. Өч вак юл һәлакәте теркәлгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: