Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Орлыкларыгыз тишелдеме? Тәрбияли башларга онытмагыз!

Беренче шытымнар күренә башлау белән үк савытларны тәрәзә төбенә куярга һәм андагы җылылыкны даими үлчәргә киңәш ителә. Көндезге температура +16-18, төнгесе - +12-14 градустан артмаска тиеш. Үсентеләр 7 көнлек булу белән көндезге һәм төнге температураны 4-6 градуска кадәр төшерегез. Температураны вакытлыча түбәнәйтү үсентене артык буйга үсүдән саклый. Әгәр температура 8...

Беренче шытымнар күренә башлау белән үк савытларны тәрәзә төбенә куярга һәм андагы җылылыкны даими үлчәргә киңәш ителә. Көндезге температура +16-18, төнгесе - +12-14 градустан артмаска тиеш.

Үсентеләр 7 көнлек булу белән көндезге һәм төнге температураны 4-6 градуска кадәр төшерегез. Температураны вакытлыча түбәнәйтү үсентене артык буйга үсүдән саклый. Әгәр температура 8 һәм югарырак градус булса, бу помидорларда фитофтороз дигән куркыныч чир китереп чыгарырга мөмкин.

Әгәр дә борыч, баклажан һәм помидорларның беренче орлык яфракчыклары күренә башлады икән, чын яфракларының барлыкка килүен көтеп тормый, аларны беренче ашлама белән "сыйлау" кирәк булыр.

Үсентеләр өчен ашламаны су сибүләр белән бергә башкаралар. Иң яхшысы, баклажан, борыч һәм помидор үсентеләре өчен аерым махсус ашламалар куллану (5 литр суга 1 ч.к.). Үсентене бик зур саклык белән, туфрак җиңелчә генә дымлы булырлык итеп ашлыйлар.

Үсеш ноктасында яфраклар барлыкка килсен өчен үсентеләргә яхшы яктылык таләп ителә, юкса, бу процесс соңрак башланачак, үз чиратында, уңыш ала башлау вакыты да чигенәчәк.

Бүген үсентеләргә өстәмә яктылык бирү өчен нинди генә лампалар сатылмый!. Аларны үсентеләрдән 5-7 см. га биегрәк урнаштыралар. Үсентеләр буйга үскән саен лампаны да, аралыкны саклап, күтәрә баралар.

Борыч кыска көн үсемлеге, шуңа күрә алар өчен озын көн яктылыгы зыянлы. Борычны 7-8 сәгать дәвамында яктырту да җитә.

Ә менә баклажан һәм помидорлар яктыга һич туймый, аларны 11-12 сәгать дәвамында яктыртыгыз. Әгәр барлык үсентеләр дә бер тәрәзә төбендә урнаштырылган икән, 8 сәгать яктыда тотканнан соң борычларны кара япма белән каплап куялар.

Күпме су сибәргә?

Күпчелек бакчачыларның хатасы шунда, алар үсентеләрне суга коен-дырырга ярата-лар. Бу исә алар-ның тамырлары үлүгә, туф-ракның әчүенә һәм дрозофила чебене барлыкка килүгә китерә. Әгәр дә суны артык сибеп җи-бәргәнсез икән, туфракны тизрәк киптерү чарасын күрегез, ә үсентеләргә су сибүне 5 көн чамасы туктатып торыгыз.

Помидорларның беренче чын яфраклары күренә башлау белән туфракны аз микъдарле бакыр эремәсе белән эшкәртергә онытмагыз.

Моны беренче күчереп утыртуга кадәр эшләргә кирәк. Сибү өчен суда эри торган бакыр хлор окисе (хлорокись меди - ХОМ) кулланалар. 0,05 процентлы эремә алу өчен 10 литр суда 1 ч.к. ХОМ эретәләр. Эремәнең саклану вакыты чикләнмәгән. Әлеге эремә белән даими рәвештә помидор (2 атнага 1 тапкыр) үсентеләрен эшкәртеп торыгыз. Бу аларның фитофторозга каршы торучанлыгын көчәйтер. Шушы ук максатта фитоспоринны да кулланырга мөмкин. Җиңелчә болганчык эремә барлыкка килсен өчен бер бөртек препарат эретү дә җитә. Препаратны кирәк кадәр генә эретегез, чөнки ул озак сакланмый. Артып калган эремәне башка бүлмә гөлләренә сибәргә мөмкин. Мондый ашлама баклажаннарга да файда китерер, чөнки алар да фитофтороз авыруына бирешүчән. Ә менә борычлар бу чиргә бирешми, ләкин бакыр белән ашлау аларга да файдага булачак.

http://omet-rb.ru/rubrikalar/bakchachy-pochmagy/1452-mart-m-sh-katl-re-16

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев