Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ОРВИ белән авыручылар Әтнәдә дә күбәйгәннән-күбәя

Соңгы ункөнлектә республикабызда грипп, ОРВИ, ОРЗ авыртулары белән чирләүчеләр күбәйгән иде. Безнең Әтнә районында да авыручылар саны арта бара. 2 олы кеше пневмония диагнозы куелып, стационарда дәвалана. Мәктәп яшендәгеләр, балалар бакчасына йөрүче балалар арасында да ОРВИ белән авыручылар артканнан-арта. 208 бала йөрүче Олы Әтнә балалар бакчасында 17 бала ОРВИ белән...

Соңгы ункөнлектә республикабызда грипп, ОРВИ, ОРЗ авыртулары белән чирләүчеләр күбәйгән иде.

Безнең Әтнә районында да авыручылар саны арта бара. 2 олы кеше пневмония диагнозы куелып, стационарда дәвалана.

Мәктәп яшендәгеләр, балалар бакчасына йөрүче балалар арасында да ОРВИ белән авыручылар артканнан-арта. 208 бала йөрүче Олы Әтнә балалар бакчасында 17 бала ОРВИ белән авырый иде. Бүген бу сан 22гә җитте.

- Әлеге бакчадагы бер группада чирләүчеләр аеруча күп. 27 баланың 13е ОРВИ белән авырый, бу 48 % тәшкил итә. Табиблар әлегесе вакытта карантин кертү-кертмәү мәсьәләсен хәл итәләр...- ди район үзәк больницасының табиб- эпидемиологы Азат Гыймадиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев