ОСАГО полисыннан башка машина йөртү кыйммәткә төшәчәк.
Россия Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эше буенча комитет әгъзасы Сергей Вострецов андый "тимер ат" хуҗаларына карата штраф күләмен 5 мең сумга кадәр җиткерергә тәкъдим итә. Әлегә моның өчен 800 сум штраф каралган. Депутат китергән мәгълүматларга караганда, узган елның беренче яртыеллыгында ОСАГО полисы уртача 5,8 мең сум торган....
Россия Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эше буенча комитет әгъзасы Сергей Вострецов андый "тимер ат" хуҗаларына карата штраф күләмен 5 мең сумга кадәр җиткерергә тәкъдим итә. Әлегә моның өчен 800 сум штраф каралган.
Депутат китергән мәгълүматларга караганда, узган елның беренче яртыеллыгында ОСАГО полисы уртача 5,8 мең сум торган. "Күргәнегезчә, бүген автогражданлык җаваплылыгын иминиятләштерүгә караганда ОСАГОсыз йөреп, штраф түләү очсызгарак чыга. Шуңа күрә андый полисы булмаган машина йөртүчеләргә каралган штраф күләмен 800 сумнан 5 мең сумга җиткерергә кирәк", - ди проект авторы. Билгеле булганча, юл һәлакәте китереп чыгарган машина йөртүченең кулында ОСАГО полисы булмаса, зыян күрүче "тимер ат"ын гаепле як сайлаган иминият оешмасы хисабына төзәтүдән мәхрүм кала. "Шул рәвешле машина төзекләндерү өчен кирәкле акчаны алу өчен шушы намуслы машина йөртүчегә үз акчасына экспертиза ясатып, адвокат ялларга, суд юлын таптарга туры килә", - ди Вострецов.
Депутатның бу тәкъдимен Илкүләм автоиминиятләштерүчеләр берлеге башлыгы Игорь Юргенс та хуплый. "Бүген Россиядә теркәлгән 50 миллион машинаның 1 миллион чамасы иминиятләштермичә генә...
Тулырак язманы уку өчен чыганак http://vatantat.ru/index.php?pg=97
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев